Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сыйфат атнасы кысаларында

Чәй янында тәм-том булмаса, чәй эчү буламы инде ул. Пешереп торырга вакыт юк дисезме? Юкка хафаланасыз, район үзәгендә инде күптәннән үзенең кулланучыларын тапкан кулинария цехы эшләп килә.

10 ноябрь көнне әлеге җәмгыять үзенең продукциясен халыкка тәкъдим итте. Өстәл өстенә 40тан артык төрледән-төрле камыр ризыклары тезелгән. Күз явын алырлык бизәлешле пирожныйлар, тортлар, пироглар. Чүпрәле чәк-чәге даны тирә-күрше районнарга да чәчелгән. Бүген дә ашап караган кеше үзе белән берәр кап чәк-чәк алмыйча китмәделәр.

Кулинария остасы Фирдәүсә Измайловадан пешерү серләрен дә сорадылар. Ул кырык ел район халкын тәмледән-тәмле камыр ризыклары белән куандырып килә. Үзе янында эшләп чыныгу алган 15 ләп аш-су остасының беренче укытучысы да, 2008 елда Казанда үткән төрле илләрдән килгән аш-су осталары бәйгесендә өченче урынны яулаган бронза медаль һәм Диплом белән дә бүләкләнгән.

Реклама

Тәм-томнарның һәркайсында "Татпотребсоюз" эм-блемасы төшкән бәяләмә куелган. Аларда продукциянең исеме, составы, энергетик кыйммәте, кайчан чыгуы, куллану срогы һәм телефон номерлары бирелгән. Көненә күпме товар сатылуы белән кызыксынуыма: "Халык бик яратып ала. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә, туйлар үткәргәндә халык безгә килә. Казан, Сызрань шәһәрләренә бару өчен дә Сабантуйларга тәм-том пешердек. Ярминкәләрдә дә халык бик теләп ала",- ди Фирдәүсә.

Ял көнне дә базар мәйданында киң күләмдә камыр ашлары сәүдәсе булды. Анда "Колос" берләшмәсе, "Аккош" җәмгыяте һәм эшмәкәр Гөлшат Мөшәрәпова үз продукцияләрен сатып алучыларга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев