Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сыйфат атнасы

Ел саен ил күләмендә ноябрь аенда Сыйфат көне үткәрелә. Әлеге чара Европа сыйфат берләшмәсе һәм Бердәм милләтләр оешмасы теләктәшлеге белән үтә.

Сыйфат көнен билгеләп үтү 1990 елда раслана. Шуннан алты елдан соң, Европа сыйфат берләшмәсе сыйфат атналыгы үткәрү турында карар чыгара. Шулай итеп һәр елның икенче пәнҗешәмбесе Сыйфат көне буларак билгеләнә башлый. Быел ул 10 ноябрьгә туры килә, ә 7 ноябрьдән Сыйфат атналыгы үткәрү башлана.

Илкүләм сыйфат көне үткәрүнең маскаты булып, киң җәмәгатьчелекнең тәкъдим ителә торган продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфат проблемаларына игътибарны арттыру тора. Чөнки шуннан чыгып, ил, регионың социаль, иктисадый хәлен ачыкларга мөмкин.

Бүгенге көндә эре һәм кече предприятиеләрнең, гомумән төрле промышленность өлкәсенең үсешенә, уңышына сыйфат беренчел ачкыч булып тора. Нинди генә продукт булмасын, ул барлык стандарларга туры килергә һәм халык игътибарын яуларга тиеш.

Реклама

Сыйфат көне, атналыгы уңаеннан район күләмендә дә күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Шуларның берсе-10 ноябрьдә 9.00-12.00 сәгатькә кадәр "Продмаркет" кибетендә үтәчәк район кулланучылар җәмгыятенең кулинар продукцияләре күргәзмәсе. 13 ноябрьдә исә үзәк базар территориясендә шулай ук, район кулланучылар җәмгыяте һәм шәхси эшмәкәрләр Н.Мөшәрәпов һәм А.Җәлалтдинов тәкъдим иткән кулинар әйберләрен, ипи продукциясен татып карарга мөмкин булачак. Шулай ук, Корбан бәйрәме уңаеннан халыкка "Хәләл" кулинар продукциясе тәкъдим итү оештырыла.

Сыйфат атналыгы кысаларында кайнар линия телефоннары: 2-30-81, 2-22-91 эшлиячәк. Сыйфатсыз товар сатуга юлыккан очракларда һичшиксез әлеге телефон номерларына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев