Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла. Шулай итеп, 10 ел 1 ай һәм 18 көнгә сузылган кирәкмәгән сугыш тәмамлана. Бу сугышта Советлар Союзы үзенең 15 мең кешесен югалта, 53 меңе төрле яралар белән өйләренә кайта. 15 февраль исә аларның барысын да искә алу, ә дәһшәтле...

Совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 еллык уңаеннан район үзәгендә сугышчы-әфганчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг узды. Анда әфганчылар гына түгел, ә аларның туганнары, якыннары һәм сугыш дигән төшенчәгә битараф булмаган барча халык җыелды. Әфган җирләрендә ятып калган чүпрәлеләрнең якты истәлеге хөрмәтенә һәйкәл алдына чәчәкләр куелды. Аннан митингта катнашучылар яу кырларында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Әйе, бу көн әфганчы-солатларыбызның күңелләрендә уелып калган. Кемдер пуля астында булган, кемдер үз гомере бәрабәренә иптәшен саклаган, кемдер соңгы ипи кисәген бүлешкән. Ә иң авыры шушы мәхшәр эченә баласын озаткан әниләр җилкәсенә төшкән. Соңгы тапкыр улларының күзләренә карап: "Исән кайт, балам", дип кабатлаганнар алар. Ә 18 яше тулган егетләр, сугышка керәчәкләрен уйламаганнардыр да.

Митингтан соң, район мәдәният йортында Әфганстаннан улларының гәүдәләрен цинк табутларда каршы алган әниләрне хөрмәт сүзләре әйтелде.

Район башлыгы Александр Шадриков:

-Бүген һәркем өчен дулкынландыргыч көн. Без үзебезнең райондашларыбызны искә алабыз, шул ук вакытта сугыш тәмамлану көнен билгелибез. Ул вакытта әлеге вакыйганың үзендә булып, сугыш белән йөзгә-йөз очрашкан райондашларыбыз һәм әлеге батырларыбызны үстергән әниләргә хөрмәт сүзләребезне белдерәбез һәм баш иябез. Сез бүгенге яшьләр өчен тере үрнәк булып торасыз,-диде һәм әниләргә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды. Әфганстанда хезмәт итүчеләрне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Хәрби комиссариат начальнигы Вил Нуруллин һәм әфганчылар советы рәисе Иршат Җиһаншин да сүз алып, интернационалист сугышчыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Тантанада катнашучылар өчен бәйрәм тамашасы тәкъдим ителде. Хәрби җырлар белән сугарылган концерт номерлары ирексездән шул чорларны хәтерләрдә яңартты.

Бүгенге көндә районда 73 интернационалист-сугышчы гомер кичерә.

Найря Гафурова:

-Минем ике улым да Әфганстанда хезмәт итте. Мәксудка кайтырга 40 көн калганда һәлак булды. Ул чакта сугышның башланган еллар гына, улым Шамил да китте. Баштарак күрешеп, сөйләшеп тордылар, аннан Мәксуд чолганышка эләгеп, һәлак булды. Ул елларны искә алуы бик авыр, Мәксудым юкка инде 35 ел, бүгенге көн аның юклыгын кабат искә төшерә.

Геннадий Карсаков:

-Мин райондаш хәрбиләребезне искә алырга килдем. Контракт хезмәте буенча ветеран буларак, мин үзем Чечняда хезмәт иттем, егетләребезгә җиңел булмаганлыгын әйтә алам. Күз алдыңда иптәшеңнең үлүен күрүе бик авыр. Аларга сабырлык һәи исәнлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 февральдә Совет Армиясе гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тула