Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сау бул кыш, исәнме яз

Район үзәгендә кышны озату бәйрәме үтте.

Иртән үк район мәдәният каршындагы мәйданчыкта алма төшәрлек тә урын юк иде. Бар халык бәйрәм итте, уйнады, биеде, җырлады.

Мәйданчыкның бер читендә халык өчен ярминкә әзерләнсә, икенче ягында бала-чага таганнарда мәш килде, шикәрле мамык белән сыйланды.

Һәркем салкын кышны җыр-биюләр, уен-көлке белән озатып , ямьле язны каршылады. Чанада утырып йөрү, аркан тартышу, капчык киеп сикерү һ.б, һ.б. бәйрәмдә катнашучыларга күпме тәэсирләр алып килде?!

Реклама

Барлык теләүчеләр дә төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашып призлар оттылар, спорт уеннарында канаштылар.

Бәйрәмнең гүзәл мизгеле булып кышны озату символын чагылдырган-карачкыны яндыру торды. Ул янып көлгә әйләнгәч, чыннан да яз җитте сыман тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышны озату бәйрәме