Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салкыннарда сак булыйк!

Республикада инде ике атна дәвамында салкын һава торышы саклана. Әлеге салкынлыкны Россия территориясендә килеп урнашкан циклон тәэмин итә. Шуңа да Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр службасы бу у көннәрдә аеруча югары әзерлектә тора.

Бу атна дәвамында да салкын һава торышы саклану сәбәпле (-25-30, урыны белән -35 градус булуы көтелә), ерак юлларга чыгуны кичектереп тору таләп ителә. Шулай ук, урманга, балыкка йөрүдән, гомумән ялгызы гына кая да булса чыгып китүдән сакланырга кирәк.

Юлларда теге яки бу автотранспортның тукталганлыгын күрсәгез, сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз. Аеруча балаларны ялгызы гына чыгырып йөртмәгез. Балаларны мәктәпләргә йөртүне кагыйдәләрдән (һава торышының салкынлыгына карап) чыгып эш итегез, әлеге уңайдан салкын көннәрдә физкультура дәресләрендә урамга чыгу нормалары да билгеләнде. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен ул -9 градустан. ә югары сыйныфлар өчен -15 градустан түбән булмаска тиеш.

Өйдә шулай ук, мичләрнең, ягулык приборларының артык кызуына юл куймагыз. Әгәр дә ки, урамда туңсагыз, беренче чиратта кайнар чәй белән җылынуны күздә тотыгыз. Җылынам дип, беркайчан да исерткеч эчемлекләр кулланмагыз. Бу киресенчә, кан әйләнешенең дөрес йөрмәвенә китерәчәк, йокы басачак. Салкын көннәрдә артык җылы киенеп йөрүдән дә сакланагыз, бер артык җылы кием кигәнче, ике җиңелчә кофта киюе дөресрәк булыр, диләр белгечләр. Артык җылы кием башта тирләүгә, аннан туңуга китерәчәк.

Салкын көннәрдә бер-берегезгә аеруча игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар