Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәтлек саклау өлкәсендә

2011 ел сәламәтлек саклау өлкәсе өчен Татарстан тарихында иң уңышлы елларның берсе булды.

Әлеге хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әйтеп үтте. Министр сүзләренә караганда, хәзер халык санының үсеше шактый тотрыклы төс алган. Ә 2004 елда бу күрсәткеч 4 процентны гына тәшкил иткән.

2011 елда республикада 50443 бала якты дөньяга аваз салган, 2010 ел белән чагыштырганда бу 1652 балага күбрәк. Былтыр үлем дәрәҗәсе дә соңгы 11 ел белән чагыштырганда шактый түбән булган: 1 мең кешегә 12,4 үлем туры килә. Шулай итеп, узган елда 47035 кеше дөнья куйган. 2010 ел белән чагыштырганда бу 2678 кешегә азрак дигән сүз. Әлеге күрсәткеч район буенча 418не тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: хәзер эшкә сәләтле кешеләрнең гомер озынлыгы мәсьәләсендә уңай якка үзгәреш сизелә, ягъни үлем дәрәҗәсенең 7 процентка кимүе күзәтелә. 2010 ел белән чагыштырганда, 100 мең кешегә ул 582,2 дән гыйбарәт булган. Татарстанда уртача гомер озынлыгы 71 яшьне тәшкил итә.

-Татарстанда беренче тапкыр сабыйлар үлеме күрсәткечләренең кимүенә ирештек, бүген ул 1 мең кешегә 4,7не тәшкил итә. 1950 елларда бу күрсәткеч хәтта 80 гә тәңгәл булган. Без бу казанышны озак көттек, хәзер әлеге күрсәткеч буенча Россия Федерациясендә иң яхшылардан саналабыз, Россия буенча уртача күрсәткечтән ул күпкә түбәнрәк,-дип белдерде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт