Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлаулар үтте, якынча нәтиҗәләр билгеле

Билгеле булганча, 4 декабрьдә Россия буенча VI чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар булып үтте.

Район мәдәният йортында урнашкан 1369 номерлы сайлау участогында бу көнне иртәнге сәгать сигез тулганчы ук халык шактый җыелган иде. Ял көне булуга карамастан, кайсының эшкә барасы бар, ә кайсылары сайлаганнан соң базарга юл алмакчы... Әйе, авыл халкы эшне иртәнге якта ук эшләп куярга гадәтләнгән инде ул. Ни генә булмасын, әлеге участокка караган район халкы сайлауларда бик актив катнашты. Көндезге сәгать 12 дә сайлаучыларның 61 проценты тавыш бирергә өлгергән иде инде. Аеруча өлкән яшьтәгеләрне күрүе куанычлы. Саулыгым юк, дип өйгә дә чакыртырга була иде, югыйсә. Әлеге уңайдан, Иске Чүпрәле авылыннан Рәшидә апа Хәлиуллова: "Сайлауларга бик теләп йөрим. Үземнең дә 32 ел гомерем сайлаулар белән үрелеп үтү рәвешле, әлеге чара күңелемә бик якын. Аннан "дөньяга" чыгып, кешеләрне күреп, хәл-әхвәл сөйләшүе дә үзе ни тора?!"- ди.

Бу көнне шулай ук, әлеге участоктан икенче бригада вәкилләре өйләргә чыгып, 100гә якын кешегә өйдә сайлау мөмкинлеге тудырды. Гомумән, Татарстанда 2855 сайлау участогы эшләде бу көнне. Сайлаучылар саны 2 миллион 900гә якын кешене тәшкил итте. Сайлау процессының бер яңалыгы булып торган электрон тавыш бирү комплекслары республикада 146 сайлау участогында урнаштырылган иде.

Сайлау барышының беренчел мәгълүматларыннан билгеле булганча, Россия буенча сайлау-ларда 62,2 процент сайлаучы катнашкан. Теркәлгән җиде партиядән Дәүләт Думасына кирәкле 7 процентлы "киртәне" дүрт партия-"Бердәм Россия", КПРФ, "Гадел Россия" һәм ЛДПР узган. Процентлар җыю да шушы ук тәртиптә бара. Иң югары күрсәткеч "Бердәм Россия"леләрдә- 49,54 процент. Ил буенча барган сайлаулар барышын бу көнне 700 халыкара күзәтүче контрольдә тоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев