Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

15.00 сәгатькә чүпрәлелеләрнең 80 процентка якыны РФ Президентын сайлауга үз тавышын бирде

Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтән Чүпрәле районында 38 сайлау участогы үз эшенә кереште. Район үзәгендә исә 3 сайлау участогы эшли.

Әйтергә кирәк, күбесе сайлаучылар үз тавышларын иртәнге якта ук бирергә өлгерделәр. Шул ук вакытта район халкының сайлауларга күтәренке күңел белән дә килүен билгеләп үтәсе килә.

Район үзәгендә бүген, шулай ук, сәүдә ярминкәсе эшләде, "Кышны озату" бәйрәме булды.

Шулай итеп, район үзәгендәге 1369 номерлы сайлау участогында иртәнге 9.00 сәгатькә сайлаучыларның 20 проценттан артыгы үз тавышын бирергә өлгергән иде инде. 15.00 сәгатькә исә район буенча 80 процентка якын сайлаучы үз тавышын бирде.

Реклама

Барлык сайлау участокларында да видеокүзәтү камералары эшли, теләгәннәр аннан сайлау барышын күзәтә алалар. Олы яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре чыга.

Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Әлегә үз тавышларын бирергә өлгермәгәннәргә вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт