Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиевның якты истәлегенә чаралар узды

Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элек елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы билгеләп үтелде. Быел да гадәт буенча аның туган көне алдыннан районга мәртәбәле кунаклар җыелды. Әйтергә кирәк, Сәйфихан Нәфиевның вафатына да быел 10 ел тулды.

Кунаклар арасында югары вазифаи затлар: Россия Федераиясенең генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, район башлыгы Александр Шадриков, республика кунаклары: Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков, Татарстан Президенты киңәшчесе, элеккеге прокурор Кафил Әмиров, республика идарә органнары җитәкчеләре, прокурор урынбасарлары, республика прокурорлары, Сәйфихан Нәфиевның якыннары, дуслары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бар иде.

Чара район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышларының финал өлешен тантаналы ачудан башланып китте. Аннан кунаклар район Прокуратура бинасы каршындагы мемориал тактага чәчәкләр куйдылар, Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеген барладылар.

Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев чыгышында, Сәйфихан Нәфиевның җәмәгатьчелек тәртибе сагында һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә иң әйбәт прокурорларның берсе булуын әйтеп үтте.

-Сәйфихан Нәфиев белән аның урынбасары булып эшләү хөрмәтенә лаек булдым һәм бик күп хезмәт, тормыш тәҗрибәсе алдым. Аны искә алып, беренче чиратта, хокук саклау өлкәсендә лаеклы шәхес булуын ассызыкларга кирәк. Шулай ук, ул бик талантлы, гадел, акыллы җитәкче иде. Аны искә алу хөрмәтенә менә шундый чаралар уздыру да-никадәр хөрмәтле кеше булуы турында сөйли һәм һичшиксез олы игътибарга лаек,- диде Сергей Зайцев.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Сәйфихан Нәфиевка республика өчен иң авыр елларда эшләргә туры килүен әйтте.

-Суверенитет алу, төрле экстремаль хәрәкәтләрнең җәелүенә каршы тору чоры, Татарстан прокуроры вазифасын шул елларда башкарган Сәйфихан Хәбибулловичтан зур җаваплылык таләп итте. Аларны ул тирән акыл, шул ук вакытта юридик грамоталылык, югары һөнәрилек, принципиальлелек һәм кешелеклелек сыйфатларын җигеп башкарды. Бүгенге прокуратураның хезмәте, аның эшчәнлеге бәрабәренә тудырылган дип әйтеп була,-диде,- Илдар Халиков.

Александр Шадриков районда Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеген саклау юнәлешенә зур игътибар бирелә, диде. Бу -1947-1954 елларда Сәйфихан Нәфиев белем алган Мунчәли башлангыч мәктәбе бинасында мемориаль тактаның урнаштырылуы, район үзәгендәге, прокуратура бинасы урнашкан урамның атамасы аның исемен йөртүе, 2011 елдан бирле Сәйфихан Нәфиев исемендәге премиянең булдырылуы, шулай ук, югарыда әйтелгән милли көрәшнең аның кубогы исеменә үткәрелүе һәм ел саен туган көне уңаеннан менә шушы чараның узуы.

Мемориаль тактага чәчәкләр куелганнан соң, кунаклар прокуратура бинасында Сәйфихан Нәфиев исемендәге музей-бүлмәнең ачылышында катнаштылар.

Реклама

Агымдагы елда республика прокуратурасының эшче төркеме, район крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә Сәйфихан Нәфиевның музей-бүлмәсе булдырылды. Бүген андагы экспозициягә 100 гә якын экспонат кертелгән. Алар арасында уникаль әйберләр-Сәйфихан Нәфиевның шәхси гирясы, республика Прокуроры мундиры, Конституцион суд рәсе мантиясе, язу машинкасы һәм башкалар бар.

Музей-бүлмәдә Сәйфихан Нәфиев эшләгән чор сулышы өрелгән. Аның өстәле, урындыгы реставрацияләнгән, тормышын һәм эшчәнлеген чагылдырган фотосурәтләр эленгән.

Кунаклар район мәдәният йортына янә кайтып, көрәш турнирының җиңүчеләрен бүләкләделәр һәм музыкаль-әдәби кичәдә катнаштылар.

Республика прокуроры Илдус Нәфиков, Татарстан Президентының киңәшчесе, элеккеге прокурор Кафил Әмиров, Сәйфихан Нәфиевның якыннары, дуслары, бер чорда эшләгән коллегалары аның бергә эшләү дәверендә булган истәлекләрне сөйләделәр, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче шәхес булуын ассызыкладылар.

Чара кысаларында район башлыгы Алесандр Шадриков "Чүпрәле-коммуналь челтәрләр" оешмасы җитәкчесе Рамил Хисамовка, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Алевтина Хәлиловага, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Радик Хөсәеновка Сәйфихан Нәфиев исемендәге премияләрне тапшырды.

Музыкаль-әдәби кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең, Татарстанның атказанган артисты ИлСаф, Людмила Сердцева, прокуратураның вокал ансамбле, "Таң" бию ансамбленең сәнгать чыгышларына бай иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәйфихан Нәфиев бүлмәмузей