Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә өч яңа балалар бакчасы сафка басачак

Балалар бакчасына сабыйларын урнаштыра алмый интеккән ата-аналар бераз җиңел сулап куяр, мөгаен. Чөнки бу юнәлештә махсус программа кабул ителде һәм ул 2016 елга кадәр тормышка ашырылып, республикада җитәрлек күләмдә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрне төзүне һәм төзекләндерүне күздә тота.

Районда әлеге программа кысаларында өч өр-яңа мәктәпкәчә балалар учреждениесе: Иске Чүпрәледә, Татар-Саплыгы һәм Уби авылында сафка басачак. Матак авылында исә урта мәктәптә капиталь төзекләндерү үткәрелә, бүген шунда урнашкан балалар бакчасы урыны тагын (әлегә ул 20 урынлы) 20 урынга киңәйтелә. Шулай ук, биредә балалар өчен спорт залы һәм ашханә урын алачак. Яңа төзеләчәк биналарның нигезен яраклаштыру эшләре тулысынча төгәлләнгән. Эшчеләр бинаның стеналарын өюгә керешкәннәр.

Иске Чүпрәле авылындагы Дачный поселогында булачак әлеге бина 80 балага исәпләнгән. Уби авылындагы бинаның гомум мәйданы 1100 кв.метрны били. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы, шулай ук, фельдшер-акушерлык пункты булыр, диләр.

Елена Маркова, Алешкин-Саплык авылы балалар бакчасы мөдире:

-Балалар бакчасы төзелә, дигәч, бик шатландык. Әлегә без мәдәният йортының бер почмагында урын алып торабыз. Элеккеге бина да бик иске иде. Бакчага бүген 30лап бала даими йөреп тора. Электрон чиратта 30 дан артык бала язылган.

Алешкин-Саплык авылындагы балалар бакчасы 50гә якын баланы сыйдырачак. Биредә бүгеннәрдә, төзүчеләр стеналарын күтәрү эшенә керешмәкчеләр.

Алексей Полюшков, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары:

-Агымдагы елда балалар бакчаларының төзелеш күләме республикада иң күбе Чүпрәле районына туры килә. Төзелеш эшләренең өчесен "Солидарность", берсен "Чүпрәле-Коммуналь челтәрләр" оешмасы башкара. Һәрбер яңа балалар бакчасы барлык заманча стандартларга туры китереп төзелә. Аларның тирә-яннарында кече архитектура формалары-уен мәйданчыклары урын алачак. Һава торышы комачауламаса, төзелеш эшләре вакытында төгәлләнер дип торабыз. Шулай ук эшче кулларга кытлык барлыгын, аеруча ташчылар, ярдәмчеләр кирәклеген дә әйтәсем килә. Эш кирәк булган кеше урыннардан төзелеш мастерларына мөрәҗәгать итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы мәктәпкәчә балалар учреждениесе