Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуй-Акатуйлар белән!

Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Чүп-рәле муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе:

-Хөрмәтле райондашлар!

Әби-бабаларыбыздан безгә тагын да бер күркәм гадәт калган. Ул, язгы чәчүләрне башкарып чыкканнан соң, сабан туен бәйрәм итү. Халкыбыз күңеленә Сабантуй милли төсләргә, җыр-бию уен-көлкегә бай булган, төрле милләт вәкилләренең дус-туганлыгын чагылдырган бәйрәм буларак кереп калган. Һәм бүген дә бу шулай дәвам итә. Билгеле инде, бәйрәм күрке - көч сынашу, көрәш. Мәйданда көрәшчеләр дә, эш сөйгән район батырлары, уңганнар да данлана. Ә безнең район, үз туган җирләрен көчләре, хезмәтләре белән данлап яшәүчеләргә бай. Бер кисәге дә буш калмыйча, яшел хатфәгә төренеп утырган кырларыбыз, фермалар тулы мал-туар - моның ачык дәлиле. Бер сүз белән әйткәндә, чүпрәлеләрнең зурлап бәйрәм итәргә хакы бар.

Бәйрәм белән котлап, гаиләләрдә бәхет хөкем сөрүен, һәркемгә саулык-сәламәтлек телим. Үз илебездә, үз җиребезне хезмәтебез белән матурлап яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй