Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Рәкыйпов: “Мәчетләргә килүче яшьләр саны да күбәя“

Күптән түгел, район мөселманнары ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен бәйрәм итте, алда исә-Корбан гаете. Яшьләргә дини тәрбия бирүгә, аларны ата- бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, йолаларга тартуга игътибар ни дәрәҗәдә бирелә? Шулар хакында район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов белән сөйләштек.

-Рөстәм хәзрәт райондагы мәчетләрнең халкыбызны иман юлына бастырудагы өлеше бәяләп бетергесез. Дини бәйрәмнәребезгә дә зур игътибар бирелә. Ә менә район халкының дингә тартылуы ни дәрәҗәдә, мәчетләр буш түгелме?

-Әлхәмдүлилләһ, Чүпрәле җирлегендә яшәүче мөселманнар көннәрнең бик эссе булуына да карамастан, ураза тоттылар, шул ук вакытта кырда һәм башка җирләрдә эшне туктатмадылар, мәчеткә дә йөрделәр. Мәчетләргә яшьләрнең дә күпләп йөри башлавы сөендерә.

Агымдагы елда төзелеп килүче Чүпрәле үзәк "Җәмигъ" мәчетендә дә чатыр корып, ураза гаете укылды. Әлеге мәхәллә кешеләренең активлыгына сокланырлык иде.

Иске Чүпрәле мәчетендә исә биш вакыт намаз укыла, һәркайсында шулай ук, район халкы җыела. Мәчет каршында мәдрәсә эшли, анда хатын-кызлар, балалар гына түгел, ир-егетләр өчен дә уку мөмкинлеге бар. Коръән укучы хатын-кызларбыз бик күп. Октябрьдән укуларны янә башлап җибәрмәкче булабыз, теләге булучы һәркемне көтеп калабыз. Укулар бушлай, дәрес бирүчеләр дә әлеге хезмәтне Аллаһы ризалыгы өчен дип башкаралар.

Соңгы елларда Казан шәһәрендәге "1000 еллык исемендәге мәдрәсә"дә белем арттыручы шәкертләребез күбәйде, араларында яшьләр дә бар. Шулай итеп, район авылы мәчетләрендә укымышлы муллалар булдыру юнәлешендә дә шактый эш алып барыла.

Реклама

-Чүпрәле үзәк "Җәмигъ" мәчетенең төзелеш эшләре белән дә таныштырып үтсәгез иде. Район мөселманнары өчен мөһим булган вакыйга-яңа мәчетнең ачылуы кай вакыттарак булачак?

- Район җитәкчелеге, Чүпрәле халкы, якташларыбызның, күренекле шәхесләрнең ярдәме белән яңа мәчет төзелешен башлап җибәреп, инде бүген аның бинасын төзеп тә куйдык дияргә була. Әмма әле башкарасы эшләр бик күп. Проект буенча мәчетнең түбәсе гади генә булмаган биш манарадан торачак. Агымдагы елда шушы түбә, тәрәзәләр, ишекләрен кую эшләрен төгәлли алсак, бик әйбәт булыр, дип торабыз. Ачылышы исә киләсе елда булачак. Мәчет төзү-гади генә эш түгел. Элек-электән ул халыктан җыелган, иганәчеләр ярдәме белән булдырылган. Шуңа да район җитәкчелеге, үзебез дә иганә ярдәме күрсәтә алырлык шәхесләр эзлибез, ярдәм сорыйбыз.

-Гореф-гадәтләрне барлау, бердәмлеккә чакыру, дини-әһлакый тәрбия юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?

-Чүпрәле районында элек-электән ике милләт чувашлар һәм татарлар, ягъни ике дин: православие һәм мөселманнар дус-тату яшәгән. Бу бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз. Ике арадагы дуслыкны, гореф-гадәтләрне барлау, ныгыту максатында күп кенә чаралар оештырыла. Рамазан ае алдыннан гына аларда Пасха бәйрәме олылап билгеләп үтелде. Бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткердек. Республика районнары мөселманнары белән дә дус яшибез, Аллаһыга шөкер. Балтачка мөселманнар Сабантуена бардык. Күптән түгел Болгарда мөселман яшьләре форумы булды, анда да катнаштык. Гомумән, дини кыйммәтләрне барлау, дин юлында булу-ул бит көннәр буе намаз укып, мәчеттә утырып тору түгел. Төрле бәйрәмнәр оештыру, шундый ук, иҗтимагый тормыш, сәясәттә, спорт чараларында катнашу-болар барысы дини-әһлакый тәрбия юнәлешендә алып барыла торган эшләр. Без, бер-беребезне тулыландырып, дус-тату яшибез. Дингә, Аллаһыга, аның әйткәннәренә ихлас ышанган кеше тәртип бозмаячак, гаиләсенә һәм җәмгыятькә тугры хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчетләр