Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия көнендә Борындык авылы халкы яңа мәдәният йортлы булды

Яңа Борындык авыл җирлегендә яшәүчеләр Россия көненә бүләккә яңа мәдәният йортлы булдылар. Әлеге мәдәният йорты Татарстан Республикасының авыл җирлегендә мәдәният йортлары салу программасы һәм җирле бюджет хисабына сафка баскан. Бинада шулай ук авыл китапханәсе да эшләячәк, яшьләр өчен спорт залы һәм бию залы төзелеп бетәчәк.

Яңа Борындык авылы халкы өчен әлеге вакыйгага олы шатлык булды. Элеккеге мәдәният йорты бинасы элеватор территориясендә 1960 елларда ук төзелгән булган. Аның түбәләре. Идәннәре күптән искергән иде. Агымдагы ел башындагы халык җыенында да көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе-мәдәният йорты төзү куелды.

Бу хакта тантананы ачу барышында катнашкан район башлыгы Александр Шадриков та әйтеп үтте.

-Бер ел да үтмәде күптән көтелгән мәдәният йорты сафка басты. Бинаның эче буш тормас, биредә яшьләргә, цлкәннәргә дә иҗади шөгыль табылыр дигән өметтә калам, -диде.

Чарада "Стройград" оешмасы җитәкчесе Расыйх Сөләйманов һәм "Государев амбар" оешмасы директоры Васыл Сәлахов та катнашты. Кунаклар авыл халкын бәйрәм белән котлап, бүләкләр: музыкаль үзәк һәм 65 меңлек сертификат тапшырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Кечкенә генә булуына карамастан, Борындык станциясендә гомер кичерүләр бәйрәмгә җыелышып килгәннәр. Аларга рйон үзешчәннәре бәйрәм концерты әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия көне