Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ромашка таҗларында еллар саны...

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

Әйтергә кирәк, бәйрәмнең тарихы еракка китсә дә аны быел бары бишенче тапкыр гына билгеләп үтәләр. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

Ел саен әлеге дата уңаеннан район ЗАГС бүлегендә төрле чаралар оештырыла. Башлыча ул районда 25 елдан артык бергә тату гомер кичергән, иң үрнәк, гаиләләрне «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләү тантанасы була. Агымдагы елда әлеге медальгә Городище авылында гомер кичерүче Мария һәм Александр Бушуевлар лаек дип табылды. Район ЗАГС бүлегенә әлеге һәм тагын өч парны котларга дип районның Башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов килгән иде.

-Гаилә-һәрвакыт җәм-гыятебезнең гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүче бер өлеше булып торды һәм тора. Сез үзегез үрнәк, сезнең үрнәктә балалаларыгыз, оныкларыгыз тәрбияләнә. Димәк, әлеге гамәлләрегез белән тормышыбыздагы өлешегез дә шактый. Сезгә һәм дөньядагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим,-диде ул чыгышында.

Тантанада, шулай ук, бер-берсенә ныклы таяныч булып, хөрмәтләп, 50 һәм 55 ел бергә бергә яшәүче Миңненур һәм Абдрасих Фатыйховлар, Фәһимә һәм Илгизәр Яфизовлар, Венера һәм Азат Исхаковлар гаиләләренә "Озын гомерлелек" сертификатлары тапшырылды.

Залга җыелган парлар үзләре дә ныклы һәм бәхетле гаилә булдыруның серләрен ачтылар. Иң мөһиме-гаиләдәге татулыкның ир белән хатын арасындагы үзара аңлашу һәм тирән ихтирам аша ирешелүенә басым ясадылар. Аларны хөрмәләп, район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнар бүләк итте.

2012 елның 1 июленнән 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга алдан язылу чоры игълан ителде. Әлегә бәяләр шул килеш саклана, шуңа да алдан кайгыртсагыз, бары отачаксыз гына. Җәйләр, көзләр үтеп, алда озын кышларга керәбез, елның әлеге фасылындагы кичләрне "Туган як" район газетасы белән үткәрерсез дигән өметтә калабыз.

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

Әйтергә кирәк, бәйрәмнең тарихы еракка китсә дә аны быел бары бишенче тапкыр гына билгеләп үтәләр. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

Ел саен әлеге дата уңаеннан район ЗАГС бүлегендә төрле чаралар оештырыла. Башлыча ул районда 25 елдан артык бергә тату гомер кичергән, иң үрнәк, гаиләләрне «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләү тантанасы була. Агымдагы елда әлеге медальгә Городище авылында гомер кичерүче Мария һәм Александр Бушуевлар лаек дип табылды. Район ЗАГС бүлегенә әлеге һәм тагын өч парны котларга дип районның Башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов килгән иде.

-Гаилә-һәрвакыт җәмгыятебезнең гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүче бер өлеше булып торды һәм тора. Сез үзегез үрнәк, сезнең үрнәктә балалаларыгыз, оныкларыгыз тәрбияләнә. Димәк, әлеге гамәлләрегез белән тормышыбыздагы өлешегез дә шактый. Сезгә һәм дөньядагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим,-диде ул чыгышында.

Тантанада, шулай ук, бер-берсенә ныклы таяныч булып, хөрмәтләп, 50 һәм 55 ел бергә бергә яшәүче Миңненур һәм Абдрасих Фатыйховлар, Фәһимә һәм Илгизәр Яфизовлар, Венера һәм Азат Исхаковлар гаиләләренә "Озын гомерлелек" сертификатлары тапшырылды.

Залга җыелган парлар үзләре дә ныклы һәм бәхетле гаилә булдыруның серләрен ачтылар. Иң мөһиме-гаиләдәге татулыкның ир белән хатын арасындагы үзара аңлашу һәм тирән ихтирам аша ирешелүенә басым ясадылар. Аларны хөрмәләп, район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә көне