Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика көне уңаеннан

30 августны инде төрлечә төрләндереп, башлап суверенитет көне, азатлык көне һәм тагын да башка исемнәр белән атап карадык.

Аны хәтта шәһәр көненә генә кайтарып калдырырга тырышучылар да күренгәләде. Тик ни генә булмасын, бәйрәм ителә башлаганның беренче елларыннан ук ул халык күңеленә Республика көне буларак кереп калды һәм Татарстан территориясендә яшәүчеләр аны аеруча бер күтәренке рух белән бәйрәм итәргә өйрәнде. Хәзер инде бу көн якынлаша башлагач, әлеге бәйрәм белән бәйле рәвештә төрле чаралар үтә. Безнең районда исә быел шундый чараларның берсе һәм беренчесе булып 26 августта район башлыгы призына автомобильчеләр кроссы үтте. Ә 29 август киче җыр-биюгә, күңел ачу чараларына бай булды. "Чәчәк ат, Татарстаным!" тематикасы астында үткән күңел ачу чарасы авылдашларны, райондашларны кабат үзенә җыйды. Район мәдәният йорты сәхнәсеннән җыр-бию өзелмәде, теләгән кешегә үзенә дә җырларга да, биергә дә мөмкинлек тудырылды. Туклану предприятиеләре төне буе эшләде, яшьләр дискотекада җанлы тавышлы җырлар астында биеп рәхәтләнсә, олысы-кечесе уеннарда катнашты, бер-берсе белән аралашудан тәм тапты.

Бәйрәм уңаеннан райондашларга район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең котлавын ирештерде.

"Хөрмәтле райондашлар! Республика көне һәм аның артыннан ук киләчәк тагын бер бәйрәм - Белем көне белән ихлас тәбрик итәм. Татарстанның һәрбер төбәге кебек, безнең район да әлеге бәйрәмгә үз бүләкләрен әзерли. Бу - кырларда үстерелгән уңышның җыелуы, терлекчелектәге аерым бер уңышларыбыз, төзекләндерелгән йортлар, төзелгән юллар һәм башка төрле күп кенә күркәм эшләребез. Һәм боларның барысын да башкарып чыгуга халкыбызның бердәмлеге, милләтләр дуслыгы ярдәм итә. Бу безнең горурлыгыбыз да! Киләчәктә дә туган җирлегебезне данлап, халкыбызның тыныч яшәве хакына хезмәт итүебезгә ышанам. Бәхет, иминлек, игелек телим",-дигән юллар бар анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика көне