Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Райондашыбыз “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте бүләкләренә лаек булды

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына үзенең газета-журналларына язылучылар арасында "Подпискага - Ipad !" исемле конкурс үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре буенча төп призга (Айпад) Актаныш районы Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев лаек булды. Ул барысы 5449,58 сумлык "ТАТМЕДИА" вакытлы матбугат чараларына язылган.

Аннан тыш зур суммада газета-журналларга язылган тагын 3 әбүнәче кыйммәтле фотоаппаратлар белән бүләкләнде. Болар Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхуллова (4127,84 сумлык яздырган) һәм Илдус Гилязов (3114 сумлык), Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салихов (2890,74 сумлык) .

Язылу квитанцияләрен алдан җибәреп кызыксындыру бүләкләренә (канцтоварлар җыелмасы) ия булган 50 әбүнәче арасында безнең райондашыбыз да бар. Ул Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Нария Хисматуллина:.

-Мин Түбән Чәке авылында туып, үстем, гомерем дә шунда үтте. Хезмәт елларымның 37 елы балалар арасында узды. Башлап, балалар бакчасы мөдире булып эшләсәм, 1998 елдан бирле мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Үземне белә башлаганнан бирле безнең гаиләгә һәрвакыт район газетасы килгәнен беләм. Әтием һәрвакыт хат ташучының килүен көтеп ала иде. Иң беренче итеп, район яңалыклары белән "Туган як", элек "Яңа юл" газетасыннан укып чыга иде. Мөгаен, газета уку аңардан да күчкәндер. Хезмәтемдә дә һәрвакыт район газетасы төп ярдәмчем булды. Балаларга район тарихы, аның кешеләре турындагы мәгълүматларны барысын да шуннан алып, җиткерәм. Гомумән, бер көнем дә газета-журналлардан башка узмый.

Реклама

Әлеге конкурсны оештыручы "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан республикада бүген 99 газета һәм 21 журнал нәшер ителә, шулай ук, аның составында 23 телерадиокомпания һәм интеренет-ресурслар эшли. Үткән ел старт алган әлеге бәйгедә катнашучылар саны быел тагын да арткан. Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка өлкәләреннән дә газета-ж урналларга язылучылар квитанция күчермәләрен җибәргәннәр. Шулай итеп, бәйгенең даими катнашучылары барлыкка килгән. Мондый чаралар киләчәктә дә узачак. Барыгызны да, хөрмәтле райондашлар, аларда актив катнашырга чакырабыз.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык конкурста катнашкан әбүнәчеләргә рәхмәт белдерә. Бүләкләрегезнең игелеген күрүен тели һәм киләчәктә дә безнең газета-журналларны актив яздыручылар булырсыз дип ышана. Бәйге һәм аның нәтиҗәләре белән www.tatmedia.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка бүләк “ТАТМЕДИА” җәмгыяте

2
X