Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда үзәк урамнарны кардан чистартуда биш берәмлек техника катнаша

Кыш башында яумаган кар, январь аенда дөньяны аклыкка күмде. Моңа, барыннан да элек, авыл кешесе сөенде. Ни дисәң дә, кар җиргә дым бирә, иген уңышы да әйбәт булыр дип, күңел сөенә.

Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә кар катламы 25 см. ны тәшкил итә. Үткән ел да шулай ук булган. Белгечләр әйтүенчә, мондый кар катламы уҗымнарның, җиләк-җимеш куакларының уңышлы кышлавы өчен әйбәт шартлар тудыра. Якын көннәрдә һава температурасы -10 -15 градус салкын булачак, явым-төшем көтелми.

Кышның үз хокукларына тулысынча керешүе урамнарны чистарту эше йөкләнгән оешмалардан зур җаваплылык сорый. Кышкы карлы көннәр алар өчен, чыннан да, кызу урак өстен хәтерләтә. Көн дә яуган карны чистартып кына өлгер. Район үзәгендәге урамнарны чистарту эшен "Фламинго" оешмасы башкарса, олы юллар чисталыгы "Татавтодор" җәмгыяте филиалына бәйле. Авыл урамнарын кардан чистарту исә җирлекләрнең үзләрендә хәл ителә. Кайберләрендә аны хуҗалык идарәсе белән бергәләп хәл итсәләр, башкаларында бу эштә шәхси техникалы авылдашлары ярдәмгә килә.

Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров:

-Авыл урамнарын кар яуган саен чистартып торырга тырышабыз. Чөнки балаларның-мәктәпкә, балалар бакчасына, халыкның эшкә, кибеткә, түләүләр башкарырга барасы бар. Әлеге эштә безгә төп ярдәмче-Әбдриев исемендәге "Шәйморза" хуҗалыгы.

Фәнүзә Әсадуллина, Иске Кәкерле авылы:

-Карның яумый торуы борчуга салган иде. Шөкер, Аллаһының кодрәте киң диләр, менә карлы да булдык. Әлегә әлләни көчле бураннар булмаса да, урамыбызны кар яуган саен чистартып торалар, рәхмәт. Үзебезгә көн саен эшкә, балалар укырга йөрергә булгач, бик уңайлы.

"Фламинго" оешмасы директоры Альфред Низамов:

-Явым-төшем күп булганда, урам-юл челтәренең торышы кинәт начараеп куя. Хезмәткәрләребез вакыт белән санашмыйча эшлиләр. Иң борчыганы шул-кайберәүләр үзләренең автотранспортларын юл янына куеп калдырып, безгә зур комачаулык тудыралар.

Урамнарыгызның торышы ни хәлдә, кар күмеп китмәдеме, вакытында чистарталармы? Бу турыда http://chuprale-online.ru сайтына яисә редакциягә хат юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника урамнарны кардан чистарту