Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда яңа ФАП биналары ачылды

Районда берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды - Матак һәм Түбән Чәке авылларында республика программасы буенча каралган өр-яңа ФАП биналары ачылды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залатдинов, район башлыгы Александр Шадриков катнаштылар. Иске Шәйморза участок хастаханәсе -Иске Шәйморза участок хастаханәсе карамагында дүрт участок: Кече Чынлы,...

Районда берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды - Матак һәм Түбән Чәке авылларында республика программасы буенча каралган өр-яңа ФАП биналары ачылды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залатдинов, район башлыгы Александр Шадриков катнаштылар.

Иске Шәйморза участок хастаханәсе

-Иске Шәйморза участок хастаханәсе карамагында дүрт участок: Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Зур Чынлы һәм Борындык авыллары. Шунда 4407 кеше яши, шуның 2091е пенсионер, 602се инвалид. Аларга 20 дән артык медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, үз участогыңда табиб булуы авыруның хәлен күпкә җиңеләйтә,-ди баш табиб Равил Мөхәммәдьяров.

Сүз дә юк, табибның сүзләре хак. Авыру кешегә районга барып җиткәнче кул сузымында булган хастаханәгә килүе җиңелрәк. Әмма бина инде 1982 елгы һәм шуннан бирле бер тапкыр да капиталь төзекләндерү күрмәгән. Ә бу вакыт арасында медицина өлкәсенең никадәр алга киткәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шуңа да быел биредә әлеге юнәлештә зур эшләр башкаруга алынганнар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасарының Чүпрәлегә булган эш сәфәре дә иң элек Иске Шәйморза авылындагы участок хастаханәсендә үткәрелүче капиталь төзекләндерүнең барышы белән танышудан башланды. Быелынң яз айларында башланган эшнең акрын баруы аңарда канәгатьсезлек тудырды. Бинаны карап йөргәннән соң, Ринат Залатдинов җитешсезлекләне барлап, эшнең башкача куелуын сорады.

Яңа ФАПлар

Реклама

Матак авылы халкы моңарчы беренче медицина ярдәменә 1967 елда төзелгән иске мәктәп бинасына йөргән. Ниһаять, быел программа нигезендә биредә яңа медицина пункты төзелде. Алдан ук әйтеп үтәргә кирәк, һәр ике авылда да төзелеш эшләре "Стройсервис" җәмгыяте тарафыннан башкарылган.

Надежда Буланова Матак авылы халкына 30 елдан артык медицина хезмәте күрсәтә. Әлеге бина ачылуы уңаеннан ул олы шатлыгын белдерде.

-Әлбәттә, бик шатландык. Бөтен мөмкинлекләре бар, чиста, матур, эшкә килүе үзе бер бәйрәм,-ди.

Түбән Чәке авылында да элеккеге медицина пункты бик күптәнге. Хәтта аның төзелгән елын да төгәл генә искә төшерә алмады авыл халкы. Авария хәлендәге бинадан күченеп, соңгы дүрт елда ул үз фукцияләрен иске балалар бакчасында башкарган. Авылда бүген 559 кеше яши, шуның 121е пенсионерлар. Иң сөенечлесе - авылга яшь кадрларның кайтуы. Алиса Огурцова урта мәктәпне тәмамлап, Буа медицина училищесына укырга керә. Диплом алган яшь белгеч быел ике дә уйламый авылга кайтырга карар кыла.

-Республика программасы нигезендә әлеге сәламәтлек биналарының ачылуы буенча нәтиҗәле эш алып барыла. 2014 елда да Чүпрәледә тагын ике ФАП ачылачак. Иң мөһиме-алар халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен. Шулай да бирегә авырып азрак килсәгез иде,-дигән теләкләрен ирештерде министр урынбасары Ринат Залатдинов тантаналы чарада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПлар