Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда республика семинары

Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятенең Зур Аксу филиалы базасында республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарының терлекчелек тармагы белгечләре катнашында зур семинар булды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкләгән әлеге семинар-киңәшмәдә азык өстәмәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән фәнни-тикшеренү үзәгенең генераль директоры, профессор А.Якимов, авыл хуҗалыгы терлекләрен иминиятләштерү буенча Казан шәһәренең "РСХБ-Страхование" филиалы директоры Ф.Шиһабетдинова, ТР Министрлар кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Б.Камалов, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлекләре җитәкчеләре, ветеринария берләшмәләре, селекция-токым службалары инспекторлары, товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре, көтүне яңарту буенча технологлар, авыл хуҗалыгының төрле милек формаларына караган берләшмәләрнең зооветеринария белгечләре, катнашты.

2012 һәм 2013 елларның кышлату чорында маллардан продукция җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, баш санын саклап калу һәм көтүне яңарту кебек мөһим мәсьәләләрне колачлаган киңәшмәнең пленар өлеше район мәдәният йортында башланып китте. Нәҗип Хаҗипов залда утыручыларны республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыкларындагы 8 айлык эш күрсәткечләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, шушы чорда Татарстанда 805,1 мең тонна сөт җитештерелгән һәм 217,9 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән. Бу күрсәткечләр үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 һәм 12 процентка арткан. Мөгезле эре терлекләр - 1, дуңгызлар - 9, кәҗә һәм сарыклар саны 17 процентка үскән. Кызганычка каршы, сөт терлекләренең кимүенә юл куелган. Шуңа да карамастан, узган ел белән чагыштырганда 12,7 мең бозау артык алынган. Дуңгыз балалары да 89,3 мең башка артык булган. Һәр савым сыер тулаем 3329 килограмм сөт биргән (2011 ел белән чагыштырганда +114 кг.). Әлбәттә, семинарда таләпләр катгый куелды, шунлыктан кайбер районнарның терлекчелек белгечләре залда ук торып басып җавап тоттылар. Йөз кызартучылар арасында безнең районнан шәйморзалылар да бар иде.

Реклама

Зур Аксу филиалы фермасында кунаклар Польшадан килгән терлекчелек белгечләренең сыерларны каплату һәм каплатканнан соңгы нәтиҗәләрне УЗИ ярдәмендә ачыклау тәҗрибәсен өйрәнделәр. Сөт малларында еш күзәтелә торган мастит авыруын кисәтү, тоякләрны чистарту, сөт блоклары һәм лаборатория эшчәнлеге, саву аппаратлары, яфраказыкларның һәм витаминлы дару үләннәренең сакланышы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар

2
X