Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә карт агачларны кисәләр

Агач-куакларны яшеллек чыганагы, дибез. Әмма шул ук яшеллек чыганагы якында яшәүчеләр өчен куркыныч тудырырга да мөмкин. Көннәрдән-беркөнне артык үсеп, картаеп киткән агач сынып, көчле җилдә авып, төзелеш корылмаларына, кешеләргә зыян салмас, дип кем дә гарантия бирә алмый.

Дөрес тә, өй хуҗасына йорт тирәсен ямьләндереп кайчандыр утырткан, бүген инде кирәкмәскә әйләнгән агачтан ничек арынырга соң? Электр линияләренә, газ торбаларына комачаулык итүче мондый үсентеләрне әлеге служба хезмәткәрләре кисеп, тәртиптә тота, әлбәттә. Ә менә йорт хуҗаларына нишләргә? Әлеге сорауга җавап эзләгән вакытта авыл җирлекләре башлыкларыннан бюджетта быел бу эш өчен билгеле бер күләмдә акча каралганын белдек. Акча каралган очракта да, гади бер кеше агач башына менеп китеп, ул зур-зур ботакларны кисәлмидер, технологиясе, куркынычсызлык кагыйдәләре дә бар бит әле дигән идек тә, моның да чишелеше табылган икән. Район башлыгы Александр Шадриков тәкъдиме белән "Фламинго" җәмгыяте карт агачларны кисү өчен техника (алар аны Зил автомашинасы базасындагы автовышка дип атыйлар) сатып алган. Һәм кыш көне булуга да карамастан, бригада оештырып, авыл эчендәге агачларны кисүгә дә керешкән.

-Район үзәгендәге "Универмаг", пенсия фонды оешмалары янында үсеп утыручы карт агачларны кистек. Салкында эшлисез дисәгез дә, кыш көне күз күреме яхшырак, агачларның ябалдашлары тирә-юньне бик капламый,-ди җәмгыять директоры урынбасары Рамиль Низамов. -Автовышканың 22 метрга кадәр биеклеккә күтәрелүе дә эшебезне күпкә җиңеләйтә.

Бу уңайдан, төрле авыллар халкы белән телефон аша элемтәгә кергәч күп кенә йорт хуҗаларына мондый ярдәм кирәклеген белдек. Хәер, авыл җыеннарында да бик еш күтәрә халык бу сорауны. -Андый проблемалары булучылар үз авыл җирлекләре башлыкларына, я булмаса берничә йорт бергә җыелып "Фламинго" җәмгыятенә мөрәҗәгать итсеннәр, -диде җәмгыять директоры Альфред Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карт агачларны кисү