Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район үзәгендә 9 май-Җиңү көненә багышланган чаралар үтәчәк

Быел Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар район авылларында 8 майда булачак. Һәр авыл җирлеге ветераннарын хөрмәтләп, мәдәният йортларына чакырачак.

9 май көнне чаралар район үзәгендә сугышта һәлак булганнарны искә алып, алар хөрмәтенә мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре кую белән башланачак . Чарада район предприятие, оешма вәкилләре катнашачак. Сугыш елларын хәтердә яңартып концерт чарасы, парад үтәчәк. Тантана иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук, хәрбиләрнең ял вакытларын хәтерләткән "Кыр ашханәсе" эшләячәк. (ашханәне оештыруда шәхси эшмәкәр Ринат Бикмөхәммәтов иганәчелек итә). Бәйрәм аһаңе булып кичке күктә салют атылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май Җиңү көне Чүпрәле район үзәге