Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район эчке эшләр бүлеге 2014 ел эшчәнлегенә хисап тотты

Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегенең киңәйтелгән отчет җыелышы булып үтте.

Анда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы урынбасары, эчке служба подполковнигы Айрат Мусин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, район прокуроры Ильдар Маликов, район суды рәисе Алсу Рәкипова, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Марат Сибагатов, структура подразделениесе җитәкчеләре һәм бүлекнең личный составы катнашты.

Бүлек начальнигы Марат Вячеславовичның әйтүенә караганда, җирлек советлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләү барәбәренә районда тотрыклы оператив хәл булдырылган. Үткән ел район территориясендә 102 җинаять теркәлгән. Бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 29,2 процентка азрак. Динамиканың күпчелек өлешен милеккә каршы кылынган җинаятьләр тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, криминал килеп чыгуга мөмкин булган урыннарда профилактик эшләр, махсус рейдлар үткәрү, патрульләр йөрү үзенең уңай нәтиҗәсен биргән. Криминаль хәлне контрольдә тотудан тыш, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрендәге күрсәткечләр дә яхшырган.

Барлык кылынган җинаятьләрнең 87,4 проценты ачылган. Сер түгел, җинаятьләрне ачу бүлек эшчәнлегендә төп рольне уйный. Мондый сан соңгы биш елда беренче мәртәбә күзәтелә, алдагы ел белән чагыштырганда да ул 6,4 процентка югарырак. Бүлек үз категориясе буенча республикада дүртенче урынны яулый. Дөрес, саннарга күз салсак, районда шәхескә каршы җинаять кылуның артуы күренә. 2013 елда бу төр җинаятьнең 33 очрагы теркәлгән булса, үткән ел ул күрсәткеч 57- гә җиткән. Моны бүлек җитәкчесе урыннардагы полиция участогы вәкилләренең тагын да яхшырак эшләүләре белән аңлатты. Көнкүрештәге җинаятьләрне булдырмау өчен "йөк"нең иң зур өлеше дә аларга туры килә.

-Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше белән көрәш, бүлек эшчәнлегендә төп бурычларның берсе,- дип ассызыклады Марат Вячеславович. -Бу юнәлештәге эшнең бөтен мөһимлеген аңлаган хәлдә, безгә һич тә тынычланырга ярамый. Алкоголь продукциясенә акцизлар үсә барган саен, фальсификацияле спиртлы эчемлекләр бәясендәге аермалылык та арта бара. Үткән ел законсыз әйләнештә булган алкогольле продукция сферасында 53 хокук бозу очрагы теркәлгән, яки бер тоннага якын (990,2 л.) эчемлек алынган.Район территориясенә бернинди документсыз спиртлы эчемлек китерүнең 17 очрагы ачыкланды. Аларның күпчелек өлешен Казахстан Республикасында җитештерелгән эчемлек тәшкил иткән. Алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләрне законсыз сатуны ачыклау максатыннан үткәрелгән оператив профилактик чаралар вакытында 659 литр спиртлы сыекча алынды, гаепле дип табылган 42 кеше административ җавапка тартылган. Чикләнгән вакытта исерткеч эчемлекләр белән сату иткән өчен дә 16 граждан җавап тоткан. 2014 елда административ практика линиясе буенча, ЮХИДИ күрсәткән саннарны да кушып, 1308 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Ни кызганыч, 2014 елда юл- транспорт һәлакәтләре һәм анда зыян күрүчеләр саны арткан. 2013 елда 11 "ДТП" теркәлсә, үткән ел күрсәткеч 17-гә җиткән һәм ике кеше үлгән, 31 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнү алган. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән, яки исерек килеш йөргән өчен- 454, вак хулиганлык кылган өчен- 64 һәм куллану базары линиясе буенча 32 кешегә административ бөркетмә төзелгән.-Безнең бүгенге бөтен уңышларыбыз район җитәкчелеге һәм барлык хокук саклау органнарының бергәләп эшләвебездән гыйбарәт,- ди Марат Вячеславович. Район прокуроры Ильдар Маликов үзенең чыгышында бүлек эшенең кайбер уңай якларын билгеләп үтте һәм полиция хезмәткәрләре эшчәнлегендәге кимчелекләргә дә тукталды.- Бүлектә эксперт- криминалистның булмавы нәтиҗәсендә, җинаять урынын тикшерү барышында бармак эзләрен билгеләү мөмкин түгел. Зарурлык килеп чыккан вакытта Буага мөрәҗәгать итәргә туры килә,- Ильдар Илгизәрович.

- Иң мөһиме безнең район халкы иминлек белән тәэмин ителгән, җинаятьчеләрнең кул сузуыннан һәм криминаль куркытудан сакланган булырга тиеш. Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә билгене халык куйганлыгын да онытырга ярамый,- ди район башлыгы Александр Шадриков. Аннан соң ул терроризм, коррупция һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше белән көрәшне тагын да көчәйтергә чакырды. Күп авыруларның килеп чыгуы һәм шул сәбәптән үлүчеләр саны тынычланырга урын калдырмый. Йөрәк- кан тамырлары белән авыручыларның күпчелеген даими эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр тәшкил итә. Безнең район территориясенә керү өчен 50 дән артык юл бар икән. Чит өлкәләр белән ызандаш торуыбыз да теләсә нинди исерткеч сыекчалар кертү өчен бик җайлы. Шуңа күрә Александр Валерьевич хокук сакчыларының үтә дә уяу булуларын теләде.

- Объектларга камералар, сигнализацияләр урнаштыруны дәвам итәргә кирәк,- диде район башлыгы. Дуван һәм Кече Чынлы авылларындагы юл участокларын яктырту буенча да эш күләмнәре билгеләнгән. Әйе, авыл халкы өчен зур юллар гел куаныч кына да китерми шул. Алешкин- Саплык авылы аша үтүче юлга асфальт җәелгәч, юл корбаннарының саны берничә дистәгә җиткән. Җыелыш ахырында Александр Валерьевич хокук тәртибен саклаучыларга рәхмәт әйтте һәм бүлекнең материаль- техник базасын ныгыту максатыннан күп функцияле принтер һәм видео камера алу өчен Сертификат бирде. Тикшерү төркеме начальнигы Андрей Королевка Мактау грамотасы һәм полициянең өлкән участок вәкиле Алик Якуповка Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район эчке эшләр бүлеге 2014 ел эшчәнлегенә хисап