Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Александр Шадриковның Корбан бәйрәме белән котлавы

"Корбан бәйрәме-нигезендә изгелек, миһербанлык, якыннарың турында кайгырту кебек рухи кыйммәтләр яткан бөек бәйрәм",-диелә район башлыгы Александр Шадриковның Чүпрәле районы мөселманнарына бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә.

-Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра. Әлеге бәйрәм көннәренең районыбызда төрле дин вәкилләре арасында гасырлар буенча килгән дуслыкның ныгый гына баруын, өлкәннәргә, мохтаҗларга карата ихтирамыбызның күңелләрдә саклануын, ике милләт вәкилләре арасында туганлыкны гәүдәләндерүенә иманым камил. Ихластан чүпрәлеләрне Корбан гаете белән тәбрик итәм. Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим,-дип котлый Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме