Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район башлыгының Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәре белән котлавы

Хөрмәтле чүпрәлеләр! Бу атнада 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь - ТР Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез.

Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, аның тирән тарихи тамырлары бар һәм ул безнең һәркайсыбызның, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди динне тотуыбызга карамастан, иксез-чиксез илнең бер кисәкчеге булуыбызны, һәм бердәм булганда гына безнең куйган максатларга ирешә һәм теләсә нинди авырлыкларны җиңә алуыбызны күрсәтә.

Республика Конституциясе Татарстанда гражданнарның законлылыгы, хокуклары һәм ирекләре гаранты булып тора. Узган еллар эчендә Татарстан социаль-икътисади тотрыклылыкка, конфессияара татулыкка һәм милли-мәдәни традицияләрне ныгытуга цивилизацияле, хокукый юл белән ирешергә мөмкин булуын күрсәтте!

Киләчәктә дә һәркемгә, гаиләләргә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар, яңа казанышлар телим.

Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыклар бердәмлеге көне ТР Конституциясе көне