Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Вәлиевлар гаиләсен Алтын туйлары белән котлады

Алар бергә 50 ел. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Венера һәм Альфред Вәлиевлар бергә гомер кичерүнең алтын туй мизгелен балалар, оныклар янәшәсендә уздырдылар. Юбилейлы күркәм гаилә датасы белән котларга район башлыгы Александр Шадриков та килде.

Венера Харисовна һәм Альфред Зарифовичның танышулары нәкъ кинодагыча була. Казан шәһәрендәге Ленин исемендәге милли китапханәдә студент егет Альфред Венераны күрә. Һәм озату тәкъдиме белән сүз ката. Әмма Венерада мишәр егетенә карата ул чакта бернинди кызыксыну уянмый һәм ул горур гына :"Үзем дә кайтып җитә алам", дип җавап бирә. Шул көннән соң Альфред Зарифович көн саен китапханә ишеген таптый башлый, хыялында бер күрүдә гашыйк булган Азнакай кызын тагын очрату белән яши ул. Тик бушка, никадәр йөрсә дә, алар анда бүтән күрешмиләр.

Шулай да аларны язмыш янә очраштыра. Альфред Зарифович педагогика институтында белем алса, Венера ханым медицинада укый. Альфред Зарифовичның абыйсының булачак хатыны Эльза да шушы уку йортында белем ала. Шулай бервакыт ул алар янына торак йортка кунакка килә һәм анда Венера ханымны очрата. Шуннан соң инде алар бүтән аерлышмыйлар һәм 1965 елның 3 февралендә өйләнешеп тә куялар.

Венера ханым ишетеп тә, күреп тә белмәгән Чүпрәле районына килен булып кайта һәм шунда бар гомерен балалар сәламәтлеге сагына багышлый.

Бер-берсенә авырлыкта, җиңеллектә таяныч булып яшиләр,хезмәт итәләр алар. Көннәр, кайвакыт, хәтта төннәр буе да Венера ханымга хастаханәдә булырга туры килә. Ул чакларда елына 1200ләп бала туа, 14 яшькәчә балалар саны 25 меңләп була.

- Һәр баланың исәнлеге өчен күңелем тыныч булмыйча, өйгә кайтып китми идем,-дип ул елларның шартларын да искә ала табиб.

Венера Харисовна РСФСРның атказанган табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Мактау билгесе ордены иясе, югары категорияле табиб, 37 ел буе балалар бүлеген җитәкли. Лаеклы ялга чыккач та, җиде ел хезмәт куя.

Альфред Зарифовичның хезмәте дә җиңелләрдән булмый. Сыйныфта 35-40ар бала төрле авыллардан йөреп укый. Ул 45 ел буе физика фәнен укыта, Татарстанның әйдәп баручы укытучы исеменә ия.

Аларның гаилә бәхетенең нигезен-мәхәббәт, бер-береңне аңлау, балаларга булган мәхәббәт тәшкил итә. Өч балага гомер бирәләр, алты оныклары бар. Иң мөһиме- табиблык династиясен дәвам итәләр. Уллары өчесе дә: Рөстәм, Рафаэль һәм Руслан-табиблар. Гомере буе кешеләрне рухи һәм сәламәтлеге ягыннан дәвалап яшәгән Вәлиевлар үз балаларын да һәрчак яхшылыкка һәм башкаларга ярдәм итәргә өйрәтеп тәрбиялиләр.

-Без бервакытта авыр сүзләр әйтешмәдек. Альфред бик уңган, тиктормас кеше. Физик хезмәт минем өчен-ял, дия иде. Шулай итеп, эшләп гомеребез узганы да сизелмәде менә,-ди Венера ханым елмаеп.

Район башлыгы Александр Шадриков юбилярларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, исәнлек, бәхетле картлык һәм мәхәббәт теләде, нәкъ менә сездәй кешеләрдән яшь буынның үрнәк алырлыгы бар, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын туй