Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район башлыгы 2015 елда уку йортларын тәмамлаячак студентлар белән очрашты

Район студентлары бүген кайларда белем ала, укуларын тәмамлагач, туган авылларына эшкә кайтырмы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Александр Шадриков «Акчарлак» йөзү бассейнында 2015 елда уку йортларын тәмамлаячак район студентлары белән очрашу уздырыды. Шулай да төп сөйләшү районны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде.

- Бүгенге көндә Чүпрәледәге күп кенә оешма-предприятиеләргә югары квалификацияле белгечләр кирәк, - диде Александр Шадриков. - Мәсәлән, район хакимиятенә агымдагы елда биш яшь белгеч эшкә урнашты, белгечләр тагын да кирәк, әйтик төзелеш эшләре бүлегенә. Башка өлкәләрдә дә шундый хәл. Икътисадчылар да, юристлар, агрономнар, инженерлар, табиблар да кирәк безгә. Яшь белгечләр белән туган җиребезне данлыйсы иде. Кулыбызга диплом тотып, Чүпрәлегә кайткач, эш урыны булмас, дип уйламагыз. Кайтыгыз, турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итегез, шалтыратыгыз, аралашып торыйк, эш урыннары табарга вәгъдә итәбез.

Чүпрәле районының республиканың иң читендә урнашуына карамастан, биредә яшәү һәм хезмәт итү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Соңгы елларда гына район күләмендә башкарылган эшләр, киләчәктә эшләнәселәренә тукталды Александр Шадриков.

- Чүпрәледә без яшь белгеч буларак, бернинди тәҗрибәсез карьера үсешенә өмет­ләнә алабызмы? - дип район башлыгына сорау бирде Айгөл Әхмәтҗанова. Моңа каршы, район башлыгы: "1 миллион 300 меңнән артык башкалада, яисә 25 меңнән артык халкы булган Чүпрәледә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге җиңелрәкме, чагыштырып карагыз. Аннан соң, без сезне үзебез үк чакырып торабыз, өйрәтербез барысына да", дип җавап бирде. Александр Шадриков шәхси һәм соңгы елларда район җирлегенә кайтучы белгечләрнең бүгенгә ирешкән мисалларын да китерде.

Студентларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кызыксындырды. Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Алексей Полюшков җавап бирде.

-Чүпрәле районының киләчәк үсеше өчен алдынгы фикерле, заманча базар икътисадында конкурентлылыкка сәләтле белгечләр кирәк, кайтыгыз, көтәбез, сезне,-диде Александр Шадриков чыгышын тәмамлап һәм мондый төрдәге очрашулар соңгысы булмаячак, дип вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар белән очрашу