Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы мөселманнар өчен ифтар уздырды

Район башлыгы Александр Шадриковның район мөселманнарын һәм Рамазан аен хөрмәтләп ифтар уздыруы беренче генә түгел. Быелгы авыз ачу мәҗлесенә дә 90га якын кеше килгән иде.

Иң элек мөселманнар 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спортзалында тупланып Тәтеш шәһәре мөфтие Инсаф хәзрәтнең вәгазьләрен тыңладылар, акшам намазын укыдылар.

Соңыннан җанлы әңгәмә аш өстәлләре артында дәвам итте. Чарада катнашучы һәм чыгыш ясаучы һәркем ислам дине Рамазан аеның әһәмияте, мөселманнарның аш-судан, тыелганнардан тыелып торып, Аллаһка якынаюлары турында сөйләде.

-Районда нинди төзелешләр, үзгәрешләр барганлыгын күреп торабыз. Яңа ясле-бакчаларга йөрүче, яңа спорт мәйданчыкларында спорт белән шөгыльләнүче балалар шатлыгының иге-чиге юк. Мең төрле мәшәкатегез өстенә, рухи байлыклар турында да кайгыртырга онытмыйсыз, -диде Энҗия ханым Шәрәфетдинова, район башлыгына мөрәҗәгать итеп. -Районыбызның православие динен тотучылар өчен дә шундый ук чаралар уздыруыгыз турында без хәбәрдар. Иске Чүпрәледә чиркәү һәм аның артыннан ук мәчет салына башлау да - монда яшәүче халыкны рухи яктан да баетырга тырышуның күркәм бер мисалы. Эшегездә уңышлар юлдаш булуын телибез, ә мөселман кардәшләремә исә Рамазан ае уразасын тотуда сабырлыклар телим һәм тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

Реклама

-Мондый чаралар аерым бер конфессия вәкилләрен генә түгел, районда яшәүче бөтен халыкны берләштерә,- диде район мөфтие Рәстәм хәзрәт Рәкыйпов. -Бүгенге коллектив бәйрәмдә дә авыл җирлеге башлыклары да, барлык авылларның имамнары һәм абыстайлары да катнаша. Яшьләрнең дә булуы аеруча куанычлы, димәк тормышыбызга дин көннән-көн ныграк үтеп керә. Моңа шатланырга гына кирәк, бер генә дин дә начарлыкка өндәми, киресенчә аклыкка, сафлыкка гына чакыра.

Ислам динендә сәдака бирү, мохтабларга ярдәм итү кебек төшенчәләр бар. Һәм аөлатуларынча синең тарафыңнан бирелгән сәдака үзеңә игелек, яхшылык буларак әйләнеп кайта. Мөселманнар өчен кылынган бу изгелек тә Александр Шадриков йөзеннән районга да игелек булып әйләнеп кайтсын, район үссен, яшәрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар узды