Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Чүпрәледә яшәүче күркәм гаиләләр белән очрашты

Бүген район ЗАГС бүлегенең никахлар теркәү залында озак еллар бергә гомер кичереп, юбилейлы даталарын билгеләп үтүче, өч һәм аннан да артыграк бала тәрбияләүче яшь, гомере буе туган колхозында ирле-хатынлы хезмәт иткән, тормыш юлын балаларга белем бирүгә багышлаган күркәм гаиләләр хөрмәтләнде.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, Рәшит Гафиятуллин сәламләде һәм гаилә традицияләрен буынннан буынга җиткереп, хезмәт иткәннәре, җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен хөрмәт сүзләрен белдерделәр.

-Сез үз үрнәгегездә гаилә төзү ул-зур шатлык икәнлеген күрсәтәсез. Олырак буынга хөрмәтебез тагын да зур, алар илебезнең иң авыр елларын үз җилкәләре аша үткәреп, сынмый-сыгылмый яшәүләрен дәвам итәләр, намуслы хезмәт белән мактау казаналар. Нәтиҗәдә, бар авырлыклар бәхеткә, шатлыкка китерүен дәлиллиләр. Бер-берегезне саклап, киләчәктә дә шулай матур итеп, бәхетле яшәгез,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

Барлык гаилә парларына да хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Агымдагы елда игезәк балалары туган Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Карабаевлар һәм Яңа Чүпрәледән Бакировлар гаиләсенә исә район башлыгы бүләкләр тапшырды.

Чара барышында район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Алар җылы котлаулар аша сугарылган эчтәлекле җырларын бүләк иттеләр.

Иске Чокалы авылыннан Рәфәгать һәм Руфания Сәлаховлар тормыш юлларын 1954 елда бергә башлап җибәргәннәр. Икесе дә гомере буе хезмәттә: Рәфәгать абый ат белән товар ташый, ә Руфания апа халыкны көнкүреш хезмәт белән тәэмин итү комбинатында эшли, киемнәр өчен үлчәмнәр кисеп тора, заказлар ала. Өч бала үстерәләр, кызганычка каршы, уллары якты дөнья белән бик иртә саубуллаша, юл һәлактендә вафат була. Рәфәгать абый бүген дә халыкны рухи агарту хезмәтендә көч куя, авылдагы дини мәҗлесләрне алып бара, 12 ел мулла булып йөри. Күптән түгел, аларның оныклары игезәк оныкчыклар алып кайтып сөендергән.

-Бергә бәхетле яшәүнең сере-бер-береңне аңлауда, юл бирүдә. Аллага шөкер, бәхетле яшәдек, 55 ел бергә кичерәбез,-диләр Кече Чынлы авылыннан Мөхсинә һәм Миңнеали Куртляевлар да.

35 ел бергә бәхетле гомер кичергән Иске Кәкерле авылыннан Рәмзия һәм Наил Исхаковлар исә гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар.

Әйе, кайсы гына гаиләне алсак та, алар барысы да хөрмәткә лаек. Һәммәсе шушы туган җирләрендә яши һәм илгә-көнгә лаеклы өлеш кертә алганы белән горурлана.

Республика һәм район оешу көне алдыннан үткән әлеге бәйрәм үзе дә гаилә җылысы, бәхетле парларның яшәү нурын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы күркәм гаиләләр