Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы бизнес вәкилләре белән очрашты

Шушы көннәрдә генә район башлыгы Александр Шадриков янә бизнес вәкилләре белән очрашты.

Районның киләчәген тәэмин итүдә эшмәкәрлекне үстерү - өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аның мөһимлеген күздә тотып район Советы "Чүпрәле муниципаль районында 2014-2016 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы" да кабул ителгән иде һәм 2015 ел да районда әлеге тармакны үстерү елы буларак игълан ителде. Әмма һәрбер нәрсәгә тормыш үз төзәтмәләрен кертә дигәндәй, дөньяда да, илдә дә икътисадый кризис башланды. Шушы шартларда да районның үсешен тәэмин итү, башлангычларны саклап калу һәм дәвам итү өчен кризиска каршы тору планы булдырылган иде. Әлеге планда эшмәкәрлекне үстерү, алга куелган максатлардан чигенмәү, район икътисадында эшмәкәрлеккә тигән өлешне тагын да арттыру бурычы да куелган. Шуны күздә тотып район башлыгы бизнес вәкилләре белән очрашты да инде. Аларга ул районда эшмәкәрлекне җәелдерү өчен нинди шартлар тудырылуы хакында, "Чүпрәле" муниципаль җитештерү мәйданы"ның нинди өстенлекләр бирәчәге хакында тагын бер кат аңлатты, сорауларын, фикерләрен тыңлады.

Әмма "бизнес" бездә "йоклый" дисәң дә ярый. Ульянның күмәртәләп сату нокталарыннан товар барып алып монда бераз бәясен арттырып сатарга гына күнеккән эшмәкәрләр үзләре җитештерүгә алынудан әллә шүрли, әллә булдыра алмаудан курка - тавышсыз-тынсыз тора әлегә. "Изге урын буш тормаячак", бүген чүпрәле эшмәкәре алынмаса, читтән киләчәкләр, чөнки эшмәкәрлек үссен дип районда булдырылган шартлар: салымнардан азат ителү, алына торган кредитларга процентның кире кайтарылуы, җитәкчелек тарафыннан һәрбер эштә ярдәм итәргә әзер тору, -иртәме-соңмы кызыктырачак, район территориясендә дә товар җитештерүгә алыначаклар. Монда исә максат башкада. Чүпрәле кешесе үз эшен булдырсын иде дип тели җитәкчелек, шуннан чыгып кабат-кабат очрашулар үткәрә, проект-планнарын аңлата.

Очрашуда район прокуроры Илдар Маликов та район прокуратурасының хезмәттәшлеккә, диалогка әзер икәнлеге турында сөйләде. Чүпрәле хакимиятенең рәсми порталында "Прокурорга сорау" бүлеге булдырырга тәкъдим итте.

Чүпрәле районы эшмәкәрләре ассоциациясен оештыру турында да килешенде очрашуда. Аның рәисе итеп Айрат Насибуллин сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: райн башлыгы бизнес вәкилләре