Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков: “Безнең көчебез бердәмлектә!” + Фотолар

21 сентябрь -Чүпрәле районы тарихына истәлекле дата -сәяси мәсьәләләрне хәл итү көне буларак кереп калды. Нәкъ шушы көнне Иске Чүпрәле авыл җирлегенең беренче утырышы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең XX конференциясенең икенче этабы һәм өченче чакырылыш район Советы депутатларының беренче утырышы узды. Иң мөһиме - депутатлар корпусы утырышта Чүпрәле муниципаль...

Иске Чүпрәле авыл җирлеге депутатларына кенәгәләр тапшырылды

Көннең иртәнге ягында Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында беренче утырыш узды. Анда 13 сентябрь-Бердәм сайлаулар көненең нәтиҗәләре турында мәгълүматлар җиткерелде. Иске Чүпрәле авыл җирлегендәге 10 округ буенча сайланган депутатларга кенәгәләр тапшырылды. Утырышта көн тәртибендәге төп мәсьәлә исә - Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгын сайлау иде.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел сүз алып, үткән сайлаулардагы нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәтләрен белдерде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы вазифасына Александр Шадриков кандидатурасы белән чыкты. Хөкүмәт вәкиленең тәкъдиме Иске Чүпрәле авыл җирлеге депутатлары тарафыннан хуплап каршы алынды һәм яшертен тавыш бирү юлы белән Александр Шадриков Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы, ә аның урынбасары вазифасына Фәрит Галләмов сайланды.

"Бердәм Россия" партиясенең җирлеге бүлеге конференциясендә

Район башкарма комитетының актлар залында "Бердәм Россия" партиясенең райондагы җирле бүлеге тарафыннан XX конференциясенең икенче этабы уздырылды. Аның эшендә дә шулай ук, хөкүмәт вәкиле Павел Козел һәм партиянең беренчел бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Конференция эшендә өч мәсьәлә тикшерелде. Аның беренчесе-сайлау нәтиҗәләре буенча, партиянең райондагы җирле бүлеге секретаре Александр Шадриков чыгыш ясады.

-2015 елның 13 сентябрендә үткән Бердәм сайлаулар көнендә Чүпрәле халкы зур активлык күрсәтте. Сайлауда катнашкан ч үпрәлеләрнең 99,1проценты Татарстан Президентына Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Чүпрәле муниципаль районы берәмлекләре вәкаләтле органнарына "Бердәм Россия" партиясеннән 143 кандидат күрсәтеләгән иде, аларның барысы да депутат итеп сайланды. Сайлауларда катнашу 98,55 процентны тәшкил итте,-диде ул. Александр Шадриков барлык депутатларга да котлау сүзен ирештереп, киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде.

Икенче мәсьәлә буенча көн тәртибендә, партиянең сәяси Советына үзгәрешләр кертелде. Сәяси Советның әгъзасы Илһам Баһаутдинов урынына Ирфан Рәхматуллин сайланды.

Чүпрәле муниципаль район башлыгы һәм Советы рәисе вазифасына кандидатура тәкъдим итү-конференциянең өченче мәсьәләсе иде. Әлеге вазифага "Бердәм Россия" партиясенең райондагы җирле бүлеге Александр Шадриковны тәкъдим итте.

Район башлыгы сайланды

Өченче чакырылыш район Советы депутатларының беренче утырышы 11.00 сәгатьтә башланды. Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә -Чүпрәле муниципаль район башлыгын сайлау иде.

Әлеге вазифага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, утырышта катнашкан Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел, район халкына яхшы таныш булган,соңгы еллардагы эшчәнлегендә район үсешенә лаеклы өлешен керткән Александр Шадриков кандидатурасын тәкъдим итте.

-Муниципаль районда алга куелган барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. Александр Шадриков район белән идарә итү дәверендә үзен оста һәм таләпчән, шул ук вакытта халык белән эшли белүче кешелекле җитәкче итеп күрсәтте. Татарстан Республикасында алып барыла торган программалар районда да тормышка ашырыла. Соңгы елларда күп кенә социаль мөһим объектлар сафка бастырылды, болар барысы да авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын уңайлыклы булдыру өчен эшләнә, -диде ул. Павел Козел авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекне дә югары бәяләде, алга таба да уңышлар теләде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм Чүпрәле районы депутатлары исеменнән чыгыш ясаган Васил Сәлахов та район башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән кандидатураны яклауларын белдерделәр.

Утырышта санау комиссиясе сайланды. Алар район башлыгын сайлау процедурасын закон таләп иткәнчә оештырдылар. Район Советы депутатларының яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Александр Шадриков Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.

Александр Шадриков депутатлар һәм утырышта катнашучылар алдында ант бирде һәм күрсәткән ышанычлары өчен Татарстан Президентына һәм депуталарга рәхмәтен җиткерде. Үзенә күрсәткән ышанычны акларга тырышачагын белдерде. "Безнең көчебез-бердәмлектә. Бергә булганда гына барысына да ирешеп булачак. Алда әле безне зур эшләр көтә",-диде Александр Шадриков.

Икенче мәсьәлә булып утырыш эшендә, район башлыгы урынбасарын сайлау каралды. Депуталар моңарчы әлеге вазифаны башкарган Алексей Сарафанов кандидатурасын бертавыштан якладылар. Утырышта шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Конкурсның датасы, шартлары турында мәгълүмат җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы