Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Александр ШАДРИКОВның район оешуга 85 ел тулу уңаеннан котлавы

Кадерле райондашлар, якташлар!

Бу көннәрдә районыбыз үзенең 85 еллыгын билгели. Бу барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Район юбилеена хәзерлек районны төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүреш, хезмәт шартларын яхшырту, ялын оештыру белән бергә бәйләнеп барды. Районыбыз үсә, яңара, дияргә тулы нигез бар. Торак төзелеше һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Торак пунктларда яшәүчеләрнең үзләренең дә активлашуын, урамнар, яшәгән йортлары, ишек алларын матурлау һәм төзекләндерүдә зур өлеш кертүләрен билгеләп узарга кирәк. Соңгы елларда мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын төзек хәлдә тоту өлкәсендә дә җитди эшләр башкарыла. Юллар төзелә, яңа урамнар, парклар барлыкка килә, спорт объектлары, яңадан-яңа корылмалар сафка баса, иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Боларның барысы да һәрбер чүпрәлеленең актив катнашында һәм шунда яшәүчеләр өчен башкарыла. Хөрмәтле ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз да район тормышыннан читтә калмыйча, аның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертә.

Бүген без районның 85 еллык тарихында эз калдырган легендар шәхесләребезне дә, район үсешенә лаеклы өлеш керткән гади хезмәтчәннәребезне дә горурлык белән искә алабыз, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Якты киләчәккә өмет беркайчан да сүнмәсен! Күңелләрдә оптимизм хисен саклап, яхшылык, шәфкатьлелек һәм игелеккә омтылып без алда торган авырлыкларны уртак көч белән җиңәрбез, балалар, өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбыз турында кайгыртырбыз, районыбызның тагын да чәчәк атуына ирешербез, дип ышанам. Һәр гаилә, һәр йортта бәхет, шатлык, муллык хөкем сөрсен! Теләкләрегез тормышка ашсын! Сәламәтлек, бәхет, яхшы кәефләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле районы оешуга 85 ел