Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә район Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар

Бүген 13 октябрьдә өченче чакырылыш Чүпрәле район Советы депутатларының икенче утырышы булып узды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. Шуларның иң мөһиме -Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау иде.

Утырышның беренче мәсьәләсе буенча район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов чыгыш ясады. Алексей Сарафанов утырышта катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Уставына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырып чыкты һәм әлеге уңайдан кабул ителгән Проект карарын укыды. Депутаталар бертавыштан Устав буенча кабул ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләрне яклап тавыш бирделәр һәм Проектны кабул иттеләр.

Утырышның көн тәртибендәге "Район Башкарма комитеты җитәкчесе турындагы" икенче мәсьәлә буенча , конкурс комиссиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга район Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаруга конкурс нәтиҗәләре буенча ике кандидатның дәгъва итүен белдерде. Алар -район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шәүкәт Алиуллов һәм район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов.

Район Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау ачык тавыш бирү белән үткәрелде. Нәтиҗәдә, депутатлар Шәүкәт Алиулловны бертавыштан район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар.

Шәүкәт Алиуллов үзенә белдергән ышаныч өчен депуталарга рәхмәтләрен әйтте һәм барлык көчен, егәрлеген куеп Чүпрәле районы үсеше, халкының мәнфәгатен кайгыртып хезмәт итәргә вәгъдә итте.

Көн тәртибендәге "Район Советының даими комиссияләре турындагы" өченче мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов чыгыш ясады.

Утырышта, шулай ук, Монополиягә каршы Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин һәм Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район советы утырышы