Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

25 октябрь–Корбан гаете көне. Район башлыгы Тимур Нагуманов әлеге изге бәйрәм уңаеннан райондашларга котлау сүзләрен җиткерде

-Хөрмәтле райондашлар!

Чүпрәле муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра. Әлеге бәйрәм көннәренең районыбызда төрле дин вәкилләре арасында гасырлар буенча килгән дуслыкның ныгый гына баруын, өлкәннәргә, мохтаҗларга карата ихтирамыбызның күңелләрдә саклануын, ике милләт вәкилләре арасында туганлыкны гәүдәләндерүенә иманым камил. Ихластан чүпрәлеләрне Корбан гаете белән тәбрик итәм. Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме