Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле прокуратурасы тарафыннан 2013 елда 1290 закон бозу очрагы ачыкланган

12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге һөнәр ияләре гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклыйлар, җинаятьчелеккә каршы туктаусыз көрәш алып баралар.

Бәйрәм алдыннан эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясау гадәте бар. Узган ел Чүпрәле районы прокуратурасы өчен нәрсәсе белән истә калган соң?

-Барыннан да элек прокуратура эшендә иң мөһиме-ул аның хокук яклау функциясе, кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау,-дип сөйли район прокуроры Алмаз Әхмәтшин. -2013 елда да без барыннан да элек, гражданнарның хезмәт, социаль хокуклары, законлы мәнфәгатьләре үтәлүне тәэмин итүгә бәйле актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдердек. Узган елда прокуратура тарафыннан 1290 закон бозу очрагы ачыкланган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә судка 934 дәгъва җибәрелгән, закон бозу очрагын төзәтү турында 129 күрсәтмә бирелгән, 147 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Шулай ук законнарга туры килмәгән 172 хокукый актка прокурор протесты белдереп алар закон таләпләренә туры китерелгән.

Халыкның прокуратурага карата ышынычы да арта бара. Узган ел район прокуратурасы хезмәткәрләренең 125 мөрәҗәгать һәм шикаятьне карау факты да шул турыда сөйли, Шулардан 32 мөрәҗәгать нигезле дип табылган һәм прокуратура тарафыннан тиешле чаралар кулланылып, канәгатьләндерелгән.

Район прокуратурасы тарафыннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге дә контрольдә тотыла. Эш барышында, узган елда әлеге юнәлештә 84 закон бозу очрагы ачыкланган. Шулардан гражданнардан җинаять турында хәбәр алу, теркәү һәм бу турыда хәбәр иткәндә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан -54, алдан тикшерү һәм дознание эшчәнлегендә 30 закон бозу очрагы теркәлгән. Һәм прокурор таләбе буенча әлеге закон бозулар төзәттерелгән. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең кайберләренә карата җинаять эше дә кузгатылган.

Әлеге саннар һәм фактлар артында бердәм команданың җайга салынган һәм җаваплы эше ята. Район прокуроры прокурор урынбасары Данис Әхмәтҗановның прокурор ярдәмчесе Руслан Алиулловның югары һөнәри осталыгын, гомумән, коллективның эшкә сәләтле, принципиаль хезмәткәрләрдән торуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 12 январь прокуратура көне