Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район мәдәният йортында "Призывниклар көне" үтте

Тантаналы марш астында залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы әләмнәре кертелә. Тын да алмый аякүрә баскан халык алдында хәрби киемдәге егетләр аларны сәхнәгә алып менәләр. Ике дәүләт гимны яңгырый. Шушындый тантаналы шартларда "Призывниклар көне" нә башланган кичә башлана.

1992 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге көн чын мәгънәсендә матур традициягә әйләнде һәм яшьләр аны үзләренең киләчәген якты өметкә, изге теләкләрнең башлангыч чорына бәйлиләр. Ул көнне район үзәгендәге мәдәният йортына иртәгә хезмәткә юлланасы егетләр белән бергә югары сыйныф укучылары, ветераннар, ата-аналар, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар да килгән иде. Әлеге кичәнең әһәмияте дә күз алдында, башка еллар белән чагыштырмалы буларак зал шыгрым тулы. Тантананы муниципаль район башлыгы Александр Шадриков ачты. Үзенең чыгышында ул армия сафларын тулыландыручы егетләргә иң җылы теләкләрен җиткерде. -Санаулы берничә көннән сезнең өчен яңа тормыш башлана. Кораллы көчләрдә хезмәт итү беркайчан да җиңел булмады, ул хәзер дә шулай. Әмма Чүпрәле егетләре нинди генә гаскәрләрдә хезмәт итмәсен, алар турында без һәрчак мактау сүзләрен генә ишетәбез. Бигрәк тә сезне шушы яшькә кадәр үстергән, тиешле тәрбия биргән, Ватанны сакларлык лаеклы ул иткән әти-әниләрегезгә, мәктәп тәрбиясе биргән укытучыларыгызга ихлас рәхмәт. Район газетасы битләрендә хәрби әзерлек отличнигы булган якташларыбызның фоторәсемнәрен күрү дә безнең өчен зур шатлык. Ул күркәм традиция алга табан да дәвам итсен иде. Хәерле юл сезгә,-диде район башлыгы. Әлбәттә, әти-әни өчен бала һәрвакытта да бала булып кала инде ул. Солдатка китүче егетләргә караганда да алар күберәк борчыла. Татар Бизнәсе авылыннан Гөлнара Шагаева бер -бер артлы ике улын армиягә озаткан, әлеге көздә өченче улы китәчәк. Залдагы ата-аналар исеменнән егетләргә хәер-фатиха бирү өчен дә сәхнәгә аны чакырдылар. -Җәмгыятебез шулай корылган инде, элек-электән илне, Ватанны саклау ир-егетләрнең мактаулы һәм изге бурычы булып саналган. Тормышыбызның иминлеге дә алар хезмәтенә бәйле. Уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат булуыгыз белән горурланыгыз, ә иң мөһиме- исән-имин гаиләләрегезгә әйләнеп кайтыгыз,- диде Гөлнара ханым. Ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов та ялкынлы чыгыш ясады. -Чүпрәле ир-егетләре Ватан бәйсезлеге өчен барган барлык сугышларда да катнашты, каһарманлыклары өчен хөкүмәтнең иң югары бүләкләренә лаек булучыларыбыз да әллә ни хәтле. Әфганстан комлыкларында, Кавказ таулары арасында һәм башка кайнар нокталардагы сугышларда да алар үзләрен аямадылар. Мин үзем дә 3 ел 7 ай хәрби хезмәттә булдым. Командирларны, начальникларны тыңлагыз, заданиеләрне җиренә җиткереп үтәгез, антыгызга тугры, намуслы, кыю һәм тәртипле булыгыз,-ди отставкадагы капитан Фиркать Җәлалов. Кичәнең хәрби-патриотик программасы буенча оештырылган ярышларда Иске Кәкерле, технология тармаклары техникумы, Зур Аксу, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре командалары көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге командалар район буенча зона ярышлары этабында җиңү яулап финалга үткәннәр иде. Алар бүген дә "команданың визит карточкасы", "автоматны сүтеп җыю", "беренче медицина ярдәме күрсәтү" һәм сәнгать буенча үзләренең осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар. Мәртәбәле жюри һәр команданың чыгышын нык игътибар белән карады. Автоматны сүтеп-җыю ярышына район комиссары Вил Нуруллин хөкемдарлык итсә, медицина буенча билгене баш табиб Илмас Шиһабетдинов куйды. Барлык нәтиҗәләр буенча иң күп баллны 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы җыйды һәм күчмә кубокны да аларга хөкемдарлар башлыгы Айрат Җәлалов тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Кәкерле һәм Зур Аксу командалары бүлеште. Соңыннан кичәгә йомгак ясап Айрат Фиркатович иртә торып армиягә китәчәк егетләргә хәерле юл, исән-имин хезмәт итүләрен һәм туган якларга кайтуларын теләде.Чыннан да кичәнең икенче көнендә үк 13 егет таң атып өлгергәнче үк республика хәрби комиссариатына озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призывниклар көне