Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент контрольлегендә

Татарстанда социаль әһәмиятле төзелешләр тулы куәтенә бара. Әмма вакытка сыешмыйча, бирелгән акчаларны да куллана алмаучы төзү оешмалары да юк түгел. Андыйлардан арыну кирәк,-дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, якшәмбе көнге киңәшмәдә.

Инде хәбәр иткәнебезчә, торак төзү белән беррәттән, республикада авыл клублары, мәдәният йортлары да төзелә. Әлеге программа буенча безнең районның Шланга авылында да клуб төзү эше дәвам итә. Ә республиканың ун районында шундый төзелешләрдә төзү эшләре тоткарлана. Бу турыда ТР Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Кичекмәстән район башлыклары бу төзелешләрне үз контрольләренә алырга тиешләр дип тә белдерде ул.

Реклама

Ә безнең Шланга авылындагы клуб төзелешендә шушы көннәрдә генә Тимур Нагуманов булды. Клубның стеналары инде өелеп беткән. Түбәсен генә каплыйсы калган. Төзүчеләр белән сөйләшеп, эш темпларын тизләтергә кушты район башлыгы. Чөнки әлеге клубның ачылуын җирле халык түземсезлек белән көтүен, шуңа да бернинди тоткарлыкларга да юл куелмаячагын белдерде ул, төзүчеләр белән сөйләшкән вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема