Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армия хезмәтенә чакырылучыларга ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавы

Кадерле егетләр, Ватаныбызның булачак саклаучылары!

Армия хезмәтенә чакыру-һәр яшь кеше өчен зур вакыйга. Татарстан Республикасын Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән призывникларны югары сыйфатлы итеп әзерләүгә, республика яшьләрен рухи һәм физик тәрбияләүгә уңай тәэсир итә торган партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли.

Республикада армия хезмәтенә әзерләү һәм патриотик эшләрне оештыру өчен бөтен шартлар да тудырыла. Спорт һәм патриотик юнәлештәге учреждениеләр челтәре үсә, хәрби частьләр белән шефлык элемтәләре ныгый.

Соңгы елларда Кораллы көчләрне ныгытуга, армия хезмәтенең мөһимлегенә һәм өстенлекле булуына, хәрбиләр өчен тиешле шартлар тудыруга дәүләт тарафыннан аеруча игътибар бирелә башлады. Яңа типтагы армиянең барлыкка килүе барыбызның да күз алдында. Аның никадәр көчле һәм сугышчан әзерлекле булуы сезгә дә бәйле.

Сезнең сугышчан бурычыгызга тугры һәм нык булып калуыгызны телим. Татарстан Республикасы сезнең белән горурланачагына ышанам.

Сезгә яхшы хезмәт, нык сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте