Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсия фонды идарәсендә киңәшмә

Район пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре 16 февраль көнне үткән киңәшмәдә еллык эшкә нәтиҗә ясадылар.

Киңәшмә эшендә төрле ведомство җитәкчеләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, Россия пенсия фондының ТР буенча гомуми бүлек начальнигы урынбасары Гүзәлия Хәкимьянова катнашты.

Район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллин 2011 елда оешма тарафыннан башкарылган эшчәнлекне анализлады, агымдагы елда торган бурычларга тукталды.

Район пенсия фонды идарәсендә 8000гә якын пенсионерга һәм 300гә якын эш бирүчегә 25 белгеч хезмәт күрсәтә. Оешмада 25000 иминиятче исәптә тора.

1 июльдән 210 номерлы "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр" турындагы федераль закон гамәлгә керәчәк. Әлеге закон нигезендә гражданнар пенсияне электрон төрдә алу хокукына ия, ә район пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре исә башка дәүләт органнарында булган барлык кирәкле документларны да үзләре сорап алырга тиеш булалар. Әлбәттә, гражданнарга һәм иминиятчеләргә пенсия фонды тарафыннан электрон төрдә бирелергә тиешле дәүләт хезмәтләре исемлеге дә билгеләнгән (алар исәбенә пенсияләрне, пособиеләрне түләү һәм билгеләү, ана капиталы сертификатларын бирү дә керә). Бу уңайдан оешмада әзерлек эшләре инде бүгеннән алып барыла.

2011 ел буена 709 миллион сумлык пенсия һәм пособиеләр түләнгән. 2012 елның 1 январена район буенча уртача пенсия 6539 сум 50 тиенне, 1 февральгә исә 6962 сумны тәшкил итә. Пенсия күләме 2002 елга кадәрге хезмәт стажы һәм хезмәт хакы белән бәйле. Район буенча хезмәт хакын арттыру бүген актуаль бурычларның берсе булып кала. Җыелышта, шулай ук, мәҗбүри пенсия иминияте взносларын вакытында күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бурычлары булган оешмаларга карата тәнкыйть сүзләре яңгырады.

Киңәшмәдә пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова дә бүлек эшчәнлегенә анализ бирде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, Россия пенсия фондының ТР буенча гомуми бүлек начальнигы урынбасары Гүзәлия Хәкимьянова үз чыгышларында район пенсия фонды эшчәнлеген уңай бәяләделәр һәм ирешелгәннәр белән чикләнмичә, эшне тагын да камилләштерү кирәклегенә басым ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема