Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Парлы гомер-нурлы гомер

Һәр гаилә кабатланмас төркем. Гаиләдәге игелек, олы хисләр вакыт хөкеменә бирешми. Гел бергә, кулга-кул тотынып яшәгәндә хис-кичерешләр шатлыкта канатлы итә, авыр чагында сынмас-сыгылмаслык көч бирә.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан, 18 май көнне, Иске Кәкерле авылында үткәрелгән бәйрәмнең төп геройлары да 50, 60 ел пар канат булып яшәгән гаиләләр иде.

Әнә, "Бриллиант", "Алтын" туйларына җитүче, һәркайсы гомер юлын язылмаган китап итеп күңел түрләрендә саклаган парлар, сәхнә түренә җәелгән кызыл сөлге буйлап атлап, урындыкларга утыралар. 2010 елда "Алтын" туйларын билгеләп үтүчеләр: Гөлшат-Абдулла Сабирҗановлар, Рауза-Хәбир Кәримовлар, Гөлсем-Абдрәкыйп Сәлаховлар, Гөлшат-Җәүдәт Җамалетдиновлар, Зәйтүнә-Зыятдин Алиевлар, Сания-Шәфикъ Насыртдиновлар; 2011 елда "Алтын" туйларын билгеләп үткән парлар: Рауза-Абдулкадир Фәхртдиновлар, Халидә-Абдулла Зәйнетдиновлар, Шакирә-Әсхать Айзәтовлар-өй тутырып бала да үстергәннәр, колхоз фермаларында, кырларында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Инде кадерле әби-бабай булып оныклар үстерәләр.

Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сәрия Исхакова тантаналы рәвештә "Алтын" никахлар китабына кул куярга бәхетле парлар чакыра. Татар Төкесе авылыннан Фирүзә-Летфулла Алимовлар, Фазилә-Нурислам Салиховлар, Иске Кәкерле авылыннан Зәйтүнә-Фарук Сәлаховлар, Зәйтүнә-Шәфикъ Әхә-товлар, Кадәрия-Рифкать Иматдиновлар, Гөлшат-Миңнулла Идрисовлар, Гөлҗиһан-Фәһим Хәсәновлар һәркайсы авылда мактаулы, хөрмәткә лаеклы гаиләләр. Сәхнәдә аларның гомер юлы турында хатирәләр яңгырый. Ерактагы яшьлек хисләрен искә төшереп, ул еллар моңы залга җәелә.

Реклама

Иске Кәкерле авыл җирлегендә быел "Бриллиант" туйларын билгеләп үтүче гаиләләр дә шактый. Алар белән авылдашлары чын күңелдән горурланып, көчле алкышлары белән сәхнәгә чакырдылар. Менә алар: Факия-Аделҗан Хәлиуллиннар, Зәтия-Ибраһим Якуповлар (сугыш ветераны), Шәмшиҗан-Фарук Фәхретдиновлар, Кадария-Абдулла Халислановлар, Гөлсем-Зәкиулла Аглиуллиннар (8 бала тәрбияләп үстергәннәр), Сәрия-Исламша Дәүләтшиннар, Рәшидә-Исламша Хәлиловлар.

Аларны Иске Кәкерле җирле үзидарәбашкарма комитеты рәисе Сәхаветдин Хөсәенов тәбрикләп, иң җылы сүзләрен җиткерде. "Сезнең балалык елларыгыз колхозлашу чорына, яшьлегегез дәһшәтле Бөек Ватан сугышына, хезмәт юлыгыз сугыштан соңгы илне торгызу чорына туры килде. Күпне, бик күпне күрде ул чор кешеләре. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, ятимлеген дә. Әйе, сезнең йөзләрдә милләтебезнең бөтен үткәне, фаҗигасе, газап-михнәтләре чагыла. Шул ук вакытта сезнең күзләрдә киләчәккә өмет-ышаныч, сөю-сөелү, яшәү очкыннары бар. Мең-мең рәхмәт сезгә",-диде.

Юбилярларны район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова да кайнар котлады. Район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия Шәрәфетдинова да: "Сез, киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык матур тормыш юлы үткәнсез. Туачак таңнарыгыз тагын да нурлы булсын!"диде. Өлкәннәргә үзләре үстергән балаларының, оныкларының иң кадерле сүзләрен ишетү, алардан чәчәк бәйләмнәре алу иң куанычлы мизгелләр бүләк иткәндер. Бу көнне аларга багышлап авыл мәдәният йорты коллективы зур концерт куйды. Җырланган җырларга өстәп, җирле үзидарә башкарма комитеты һәм иганәчеләр Зөлфия Хисмәтуллина һәм Рәмис Әхәтов ярдәме белән оештырылган истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алтын, зөбәрҗәт гаилә туйлары

2
X