Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә балалар бакчасына булган өстәмә компенсациягә документлар яңарта башладылар

Баланы бакчага йөрткән өчен түләнә торган акчаның бер өлешен өстәмә компенсация итеп кайтару өчен районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре ата-аналардан документларны кабат җыя башладылар.

Өстәмә компенсация гаиләнең табышына карап алты ай вакытка билгеләнә. Бер кешегә кереме 20 мең сумнан артмаган гаиләләр мондый документларны узган ел ахырында тапшырганнар иде. Алты ай үтеп, хәзер аларны яңартыр вакыт җитте.

Бүгенге көндә республикада 195 431 бала мәктәпкәчә балалар учреждениесенә йөри. Район буенча әлеге сан 700гә якынны тәшкил итә.

Өстәмә компенсацияне кабат билгеләтүдә уңайлыклар тудыру максатыннан республикада социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренең «мобильных офис»лар ярдәмендә балалар бакчаларына чыгу графигы төзелгән. Әлеге графиклар балалар бакчасына йөрүче балалар санына бәйле. Барысы республикада балалар бакчасына 250 «мобиль офис» белән 258 хезмәткәр чыгачак.

Чүпрәледә исә 29 бакчаның берсендә генә-балалар саны күп булган 1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасында «мобиль офис» эшләячәк.

-Ата-аналарга өстәмә компенсацияне кабат билгеләтү вакыты җитү хакында язма рәвештә алдан хәбәр ителде. Бу хакта барысы да хәбәрдәр. Күпчелек бакчаларда балалар саны аз булу сәбәпле, без аларга бирегә-социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү бүлегенә килергә киңәш иттек. Моны һәр ата-ана июль ае дәвамында үзенә уңайлы булган көнне эшли ала. Ә инде балалар саны күп булган "Кояшкай" балалар бакчасында «мобиль офис» 29-31 июльдә эшләячәк. Бу көннәрдә белгечләр бакчадан балаларны алу вакытына туры китереп-15.00-17.30 сәгатькә анда булачаклар. Бу хакта да ата-аналар язма рәвештә таныштылар. Төрле сәбәпләр аркасында документларын тапшыра алмаучылар, шулай ук, бирегә килә алалар. Өстәмә компенсацияне кабат билгеләтү өчен үткән өч айга гаиләнең кереме турында документларны алып килү сорала,-ди район халкын социаль яклау идарәсенең матди ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова.

Бүген көнгә Чүпрәледә 561 гаилә баланы бакчага йөрткән өчен түләнә торган акчаның бер өлешен өстәмә компенсация рәвешендә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасына булган өстәмә компенсация