Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өмәләрдә актив катнашып...

Һәрбер оешма, предприятие җитәкчеләрe һәм хезмәткәрләре үз территорияләрен көн саен тәртипкә китереп тору белән беррәттән, үткән шимбәдә районара өмәгә чыктылар.

Әлеге өмәдә мәктәп укучылары дә актив катнашып, районның санитар төзеклегенә үз өлешләрен керттеләр.

Бу көнне территория кышкы чүп-чардан чистартылды, агач ботаклары җыештырылды, рәшәткәләр буялды. Шимбә өмәсе көнне, шулай ук, район үзәгендәге Дан момументы янында да зур эш башкарылды. Клумбалар, чәчәклекләр, җәяүлеләр өчен тротуарлар да тәртипкә китерелде.

Мондый төр язгы өмә эшләре җирле үзидарәләрдә дә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Икеайлык барышында үзәк урамнар гына түгел, шулай ук елга буйлары да чистартылырга тиеш. Шул ук вакытта, районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар белән җитди эш алып барылачак. Тиешсез урыннарга чүп-чарларны ташлаудан тыш, яз айларында һәркем үз мал-туарына да күз-колак булырга тиеш. Бу уңайдан шулай ук, территорияләрне җыештыру барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәклеген искәртәсебез килә. Анысы өчен дә штраф күләме шактый гына билгеләнгән. Моннан тыш янгын куркынычсызлыгын хәзер исә даими спутник каналлары аша тикшерү башкарыла. Бер сүз белән әйткәндә, үзебезгә һәм янәшәбездә ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган ялгыз олы яшьтәге кешеләргә игътибарлы булыйк, җәмәгать. Тиешле булмаган урында чүп-чар ташлаучыларны ачыкларга ярдәм итү өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы (267-68-86), экология милициясе (236-66-66) һәм Казан башкарма комитетының (292-63-91) кайнар линия телефоннары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту айлыгы