Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 октябрь–Өлкәннәр көне уңаеннан Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриковның районның олы яшьтәге кешеләренә котлавы

"Хөрмәтле ветераннар, өлкәннәр!

Сезгә булган игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт-иң игелекле традицияләребезнең берсе. Сез район тормышында әһәмиятле урын алып торасыз. Яшь буынга тәрбия бирү, үрнәк күрсәтүдә, гаиләләрне ныгытуда мөһим роль уйныйсыз. Без сезгә акыллы киңәшләрегез, бай тормыш тәҗрибәгез, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуыгыз өчен рәхмәтлебез. Авыр елларда Ватан, халкыбыз өчен куйган тырыш хезмәтләрегез, тиңдәшсез батырлыкларыгыз алдында баш иябез. Безнең бүгенге имин тормышыбыз нигезендә сезнең фидакарьлегегез, тиңдәшсез сабырлыгыгыз ята. Шуңа күрә өлкәннәр турында кайгырту -изге бурычыбыз. Хөрмәтле өлкәннәр! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим. Күңел күгегез һәрчак аяз, гомер көзегез якты һәм җылы булсын!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәәнәр көне