Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр өчен Чүпрәледә ярминкә гөрләде

Бүген Чүпрәледә Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы продкуцияләрен сату ярминкәсе узды.

Иртән үк эллекеге "Сельхозтехника" территориясендә урын алган ярминкә чарасында алма төшәрлек тә урын юк иде. Район үзәге һәм авылларыннан җыелган өлкән буын вәкилләре авыл хуҗалыгы продкукциясен кышкыга туплап калырга ашыкты.

Ярминкәдә барлык авыл хуҗалагы җәмгыятьләре, хуҗалыклар катнашты. Аграр предприятиеләр үзләрендә җитештерелгән бөртекле культуралар, бәрәңге, кәбестә һәм башкасын тәкъдим итте.

Авыл халкы терлекне мул асрый хәзер. Шуңа да бөртекле культураларны тиз сатып алдылар. Бәяләре дә чагыштырмача арзан иде. Әйтик, солы-6 сумнан, бодай-7, арпа-7, борчак -8 сум иде. Борындык элеваторында җитештерелгән бер капчык онны 650 сумнан алды халык.

Ярминкәдә шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән кәбестә, бәрәңге тәкъдим иттеләр. Алексей Амосов берничә елдан бирле бәрәңге үстерү белән шыгыльләнә. Ярминкәгә килүчеләргә ул аның килосын 12 сумнан тәкъдим итте. Күрше районннан да килүчеләр бар иде. Алгаштан, әйтик, Андрей Ванюшкин орлыклык бәрәңгене 10 сумнан сатты.

Городище авылында яшәүче Анна һәм Петр Маняков үз хуҗалыкларында бал җитештерәләр, кышкыга киез итекләр дә басалар. Биредә дә алар өлкәннәргә үз продукцияләрен алып чыкканнар иде.

Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков та сәүдә рәтләрен карап йөрде. Сату барышы белән танышты.

Елена Долгова, Иске Элмәле:

Реклама

-Һәр елны ярминкәгә чыгам. Тавыкларым бар, аларга бодай алам. Быелгы бодайның сыйфаты бик әйбәт.

Антонина Симуллина, Иске Чүпрәле:

-Тавыклар, дуңгыз асрыйбыз. Кышкыга аларга ашарлык продукция сатып алдым менә. Ярминкәне оештыручыларга зур рәхмәт.

Абдул Сәлахов, Иске Чүпрәле:

-Атым белән икәүләшеп үзенә солы алырга чыктык. Ярминкәдән канәгать.

Өйләренә алып кайтырга транспортлары булмаганнарга район оешмалары ярдәм күрсәтә. Продукцияләрне алып кую, үлчәү эшләрен дә гадәттәгечә, район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре башкара. Сатып алучылар аларга да олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр өлкәннәр көне