Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр көне уңаеннан Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның котлавы

Бүгенге бәйрәм белән район башлыгы өлкән буын вәкилләрен котлады. Котлауда мондый юллар бар:

-Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, ветераннар!

Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез. Бу көн сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм.

Бай тормыш тәҗрибәгезне югары бәялибез. Сезгә сынаулар узарга туры килгән, район, республика, ил үсеше нигезен нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, дөреслеккә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратучылар. Эшкә җаваплы карашыгыз белән үрнәк булып торасыз, белемнәрегез, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез.

Бүген районда, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сез - өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Өлкәннәребез бернәрсәгә дә битраф түгел, актив тормыш рәвеше алып барасыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, Сезнең тормыш-көнкүрешегезне яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла.

Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне