Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлләр кебек балкып яшәгез (өлкәннәр көне уңаеннан үткән бәйрәм тантанасыннан фоторепортаж)

Өлкәннәр көне кысаларында район мәдәният йортында үткән концерт залга йөзләгән кешене җыйды.

Алар арасында дәһшәтле сугыш, аннан соңгы елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә үрнәк булырлыклары да бар. Әлеге бәйрәм көнендә аларның һәркайсына дан җырланды, республика һәм район җитәкчелегенең изге теләкләре юлланды.

-Вахтан Кикабидзе :"Үткән еллар-минем байлыгым"дип җырлый. Сез чыннан да бүген тормыш байлыгын туплаган хөрмәтле кешеләр. Сезнең тәҗрибәгез һәм киңәшләрегез безгә һәрвакыт кирәк. Яшь буынны тәрбияләүгә дә сезнең өлешегез санап бетергесез. Алга таба да актив тормыш рәвеше алып барып, исән-сау яшәвегезне телим, -диде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин. Өлкәннәргә булган җылы сүзләрен район башлыгы Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинглау буенча комитет рәисе Валерий Кандилов та ирештерделәр.

Бәйрәм кысаларында озак еллар бергә гомер итүнең юбилейлы даталарын билгеләүчеләрне дә котладылар. Алар:..Әлеге исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде, кызганычка каршы, күбесе төрле сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмады. Район башлыгы әлеге юбилярларга "Озынгомерлелек" сертификатлары" һәм бүләкләр тапшырды.

Реклама

Котлаулар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды бәйрәм чарасы. Әйтергә кирәк, күбесе концерт номерларын башкаручылар булып өлкәннәр үзләре торды. Район ветераннар хоры, "Балкыш" республика фестиваленең лауреатлары, "Хелхем" чуваш ансамбле, Людмила Сердцева, Фәсәхат Хөсәенова, Иршат Закиров һәм башкаларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Иршат Закиров үзенең җырында: "Гомер аты ярсып алга чаба, әмма бәхетлеләр картаймый",ди. Өлкәннәребезнең дә әнә шулай тормыштан ямь һәм тәм табып, күңел ачып яши белүләре, иң мөһиме, картаймаулары сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне

2
X