Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр олы бәйрәм-Пасханы билгеләде

Сеңелемнең дүртенче сыйныфта укучы кызы рәсем ясый. Нәрсә буйый икән соң бу тырышып-тырышып, дип, янынарак барып карасам, ипи ясаган да, аны бизәгән, яннарына төсле-төсле күкәйләр төзеп чыккан. "Нәрсә ясадың соң?"-дим, аңламаганга сабышып. "Бәйрәм ич. Бу бәйрәмдә шундый икмәк-кулич һәм күп итеп күкәй ашаячакбыз", -диде Ләйсән. "Аларны әниең пешерәме соң?", дип...

Дуслык дибез, халыклар, милләтләр дуслыгы... Бездәге татар-чуваш дуслыгы менә шулай, кечкенәдән канга сеңгән, җаннарга кереп оялаган ул. Мин дә, Ләйсән кебек чагымнан ук, әбиемнең бүген пасха бәйрәме дип, төсле күкәйләр пешергәнен хәтерлим әле. (Аның бу гадәте безгә дә күчкән. Бүген йомырка бәйрәме, дип, без дә иртә торып дистәләгән күкәй пешерәбез, аны буйыйбыз, балаларга таратабыз). Гомумән, безнең халык, элек-электән сынау килгәндә дә, бәйрәм иткәндә дә бердәмлек күрсәткән. Бу-безнең тарихыбыз, традицияләребез, горурлыгыбыз.

Бу көннәрдә дә районыбызның православие динен тотучылары дини бәйрәмнәрен билгели. Дини гореф-гадәтләрен һәрдаим үтәп яши торган ут күршеләребез 40 көн буена ураза тотып, майлы-итле ризыклар ашаудан тыелып торды. Әйтергә кирәк, дини кануннарга буйсынучылар саны, тугандаш халыкларыбызда бәлки күбрәктер дә әле. Мин моны үземнең күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Чөнки безнең коллективта эшләүче, шулай ук, аралашып йөргән, дус, күрше яшәгән, танышларымның барысы да диярлек ризыктан тыелды, тиешле көннәрдә чиркәүләргә барды.

Реклама

Нинди генә дин булмасын, аның нигезендә игелеккә, изгелек кылуга чакыру ята. Мөселманнар, яһүдиләр, христианнарның да бөтен халыкларны да юктан бар кылучы Бөек зат каршысына басып төрле телләрдә кылган догалары да бер үк мәгънәгә ия. Чөнки һәркем яши торган дөньясының тыныч, күгенең аяз, бала-чагасы белән гаиләсенең имин тормышын теләп, дога кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пасха бәйрәме