Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Очрашу булды

Шушы көннәрдә генә районга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан, ТР Юстиция, ТР Мәгариф һәм фән министрлыкларыннан вәкилләр килде.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Татьяна Забегина, Палатаның гражданлык институтларын үстерү буенча комиссиясе рәисе Владимир Шевчук, "Россия юристлары ассоциациясе" оешмасының Татарстандагы региональ бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе Валентин Паймухин, башкаладан килгән башка вәкилләр районда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең барышын тикшерделәр, райондагы җәмәгатьчелек оешмалары әгъзалары һәм Татар Бизнәсеннән килгән бертөркем гражданнар белән очраштылар.

"Түгәрәк өстәл" форматында үткән әлеге очрашуда, аерым алганда, Татар Бизнәсе авылы гражданнарыннан кергән авылда мәктәпне саклап калу, пай җирләрен кайтарып бирү турындагы мөрәҗәгать каралды.

Иҗтимагый палатасы вәкилләре район башлыгы Тимур Нагуманов белән дә әңгәмә кордылар. Райондагы җәмәгатьчелек бер-ләшмәләре вәкилләре белән очрашу вакытында берләшмәләрнең эшен тагын да җанландыру, яшьләр оешмалары төзү, җирле проблемаларны күреп, аны хәл итү юллары турында сүз алып барылды. Алар, шулай ук, Марс мәктәбендә бара торган капиталь төзекләндерү эшләрен дә карадылар. Әлеге мәктәптә ремонт эшләре май ае ахырында башланган иде, ул дәвам итә һәм мәктәп бөтен төр уңайлыклары булдырылган килеш сентябрь башында укучыларны кабул итәчәк. Марс мәктәбенә Татар Бизнәсе авылы балалары да укырга йөри. Татар Бизнәсендә соңгы елларда гына сафка баскан бинада башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар