Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өченче буын университеты

Россия пенсионерлары союзының райондагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган 72 сәгатьлек курсларда былтыр өлкән яшьтәге 122 кеше компьютер нигезләрен өйрәнде. Аларны укыту 90 номерлы һөнәри училищеда, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Кәкерле һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләрендә оештырылган иде.

-Курсларны быел да тиешле дәрәҗәдә оештырырга уйлыйбыз. Компьютерны өйрәнергә теләүчеләр күп, хәзерге вакытта аларның исемлекләрен төзибез, программаларны барлыйбыз,-ди РФ пенсионерлар союзының район бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов. Әйе, безнең районда яшьләрдән калышырга теләмәүче өлкәннәр шактый. Урыннарда алар белән югары белемле информатика укытучылары шөгыльләнә. Әле шушы көннәрдә генә Иске Шәйморза урта мәктәбендә өлкәннәр беренче дәрескә килделәр. -Туганнарың, якыннарың белән интернет аша аралашу, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана белү - заман таләбе бит ул. Тормышыбызга яңа технологияләр үтеп кергән чорда без яшьләрдән калышырга тиешмени,- ди җитмеш өч яшьлек Мөкәтдәс Шәрәфетдинов. Җиде дистә яшен ваклаган Намир Нафин белән Альберт Идрисов та шушы ук сүзләрне кабатлыйлар. Иске Шәйморза урта мәктәбендә оештырылган курсларның беренче дәресе оештыру формасындарак үтте, егермегә якын өлкәнне берләштергән төркем белән эшләүне ансатлаштыру өчен "староста" сайлап куелды. Укытучылары Илһамия Мөхитова үзе дә югары белемле һәм тәҗрибәле информатик.

Укытучының үз эшенә ничек каравы, өлкәннәрнең ни дәрәҗәдә компьютерны камил белүләрендә дә чагыла. Үткән ел, мәсәлән, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Гөлнара Хафизова укыткан төркем укучылары Венера Алимова белән Фәния Җәббарова өлкәннәр арасында компьютер буенча уздырылган республика конкурсында катнашканнар иде. Фәния үзенең шактый ук сәләтле булуын исбатлап, җиңү дә яулады, бүләкләргә лаек булды. Быел да шундый үҗәт өлкәннәребез булмый калмас, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр өчен