Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өч катлы торак йорт төзелә

Район үзәгендә яшәүчеләр һәм үзәк хастаханәгә килүчеләр хастаханә янәшәсендә төзелеп килүче торак йортка игътибар итми калмаслар...

Объект прорабы, икенче төрле әйткәндә әлеге төзелешне җитәкләүче Михаил Васильев бик аралашучан кеше булып чыкты. Җитез хәрәкәтле, төзүчеләр арасында һәрчак уртак тел таба белүче җитәкче быел сафка басарга тиешле торак йорттагы эшләр белән рәхәтләнеп таныштыра. -9 апрельдә нигезен казырга керешкән идек. Менә хәзер икенче катның да яртысын тәмамлап куйдык, йорт өч катлы, 24 фатирлы була. Чүпрәле халкы матур яшәсен,-ди ул. Төзелешне башлап ахырына кадәр җиткерү эшен Чувашия Республикасының Комсомольск районындагы җаваплылыгы чикләнгән "Энергосервис" җәмгыяте үз өстенә алган. Үзбәк милләтеннән булган тугыз төзүче моңарчы да зур-зур төзелешләрдә катнашып, тәҗрибә һәм осталык тупларга өлгергән. Шуңа да йортның бик матур буласына һәм монда яшәргә теләүчеләрнең күңеленә хуш киләсенә шикләнергә урын калмый.

-Кранчы Вячеслав Абакумов һәм ярдәмчем Константин Рыжов та эш темпын тиешенчә тәэмин итәргә тырышалар. Төзелеш материалларына кытлык сизелми, иртәнге алтыдан башланган эш кичке тугызга кадәр дәвам итә. Туклануга килгәндә, зарланырга урын юк. Бөтенесе үз вакытында, хезмәт хакын да ай саен түләп барабыз,-дип сөйли прораб. Төзүчеләр әлеге объектны ел ахырында файдалануга тапшырмакчылар. Димәк, фатирга интеккән 24 гаилә яңа ел башында заманча йортта өй туйлары уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак йорт төзелә