Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ничек тә ярый, түләгез генә

Татарстан Республикасында торак-коммуналь тармагындагы эшләрне җайга салу буенча уңайлыклар тудыру максатыннан күп чаралар күрелә. Шушы уңайдан ТР Министрлар Кабинетының берничә карары дөнья күрде.

Җаваплылыгы чикләнгән "Торак" җәмгыяте җитәкчеләре әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясаганда банк яки почта хезмәтләре өчен түләү элек тә бар иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 19 декабрендәге 2353 номерлы карары нигезендә комиссион күчерүләрне оптимальләштерү һәм торак биналар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ачык итү максатларында алар коммуналь хезмәтләр өчен счет-квитанцияләр эченә кертелми башлады. Шулай итеп, 1 сентябрьдән банкларда һәм почтада торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү алганда тышкы комиссия дә ала башладылар. Комиссиянең күләмен һәр учреждение үзе билгели икән. Мәсәлән, почтада ул түләнәсе сумманың 1 проценты, әмма бер квитанциядән 15 сумнан да азрак түгел. Саклык банкында аңлатма бирүләренчә, аларда да тәрәзәләр аша түләгәндә сумманың 1 проценты күләмендә комиссия алына һәм ул почтадагы кебек үк 15 сумнан кимрәк булмаска, әмма 1500 сумнан артмаска тиеш. "Ак Барс" банкта комиссия 1,5 процент, әмма 25 сумнан да ким булмый. Электрон түләү системалары-банкоматлар, түләү терминаллары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләгәндә дә һәр квитанциянең комиссион җыемы 10 сумнан ким була алмый. Ә менә район кулланучылар җәмгыяте бинасында урнашкан инфомат аша исәп-хисап ясаганда барлык түләү суммасының 2 проценты-яки бер квитанция өчен минималь түләү 15 сум була. Шунда ук банк карточкасы белән түләгәндә исәп-хисапның бер проценты, әмма һәр квитанция өчен 10 сумнан да ким була алмый. Күргәнебезчә, түләр өчен кая гына барсак та, күпме түләвебезгә карамастан, бер квитанция өчен әлеге дә баягы шул 15 сумны чыгарып салырга туры киләчәк. Ә менә ни өчен нәкъ 15 сум? Анысын берәү дә төгәл генә аңлатып бирә алмады, күп очракта Министрлар Кабинеты карарында шулай әйтелгән, дип ачыклык кертергә тырыштылар. Һәм әлегә бу үзәкләштерелгән суүткәргечтән файдаланган өчен генә алына. Шунысын да белеп торырга кирәк, әгәр түләүләрне хезмәт күрсәтүче, ягъни җаваплылыгы чикләнгән "Торак" җәмгыяте кассасына барып башкарсаң, комиссия җыемы алынмый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТКХ түләүләр